Республикада “Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит” Бөтендөнья наркотикларга каршы акциясенең  беренче этабы башланды. 11 марттан респбликаның ведомство һәм министрлыкларының “кайнар линия”ләре эшли башлаячак. Наркотиклар саклау, сату урыннарын, наркоманнар оясы турында белүчеләр бу хакта тәүлекнең теләсә кайсы вакытында конфиденциаль рәвештә хәбәр итә ала.

“Сообщи, где торгуют смертью”  акциясендә һәр шалтырату, һәр хәбәр мөһим. Чөнки наркотиклар таралу белән көрәштә мәгълүмат иң нәтиҗәле чара булып кала. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләренә әйтер сүзегез булса, сезне теләсә нинди полиция бүлегендә кабул итәчәкләр. Шулай ук Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгында ышаныч телефоны эшли. Теләгән һәркем 8(347) 279-32-92 номерын җыеп, наркотикларның таралуы, кемнең дә булса тыелган матдәләр куллануы, притоннар оештырып ятуы турында сөйли ала.

Бар мәгълүмат та тикшереләчәк, бер шалтырату да игътибарсыз калмаячак. Анонимлык гарантияләнә. Чараны оештыручылар – Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре – гражданнарның актив социаль позициясенә өметләнә.

Фото: Ачык чыганактан.