Кичә Сибай моң дөньясына күмелде. Легендар җырчы Фидан Гафаров бу төбәктә яшәүчеләргә хәйрия концерты бүләк итте. Башкорт драма театры актерлары катнашлыгында үткән чара җылы хисләргә төрелде.

РСФСРның һәм БАССРның халык артисты Фидан Сафа улы Сибай халкына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык һәм сабырлык теләде. “Мин бу якларга зур куаныч белән киләм. Башкортстанда туган телне, шигъриятне, сәнгатьне онытмыйлар – шунысы куанычлы. Ә бүгенге концерт Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының 100 еллыгына да багышлана, – дип сөйләде җырчы. Ул төбәк җитәкчесенең эшчәнлеген дә телгә алды: “Шәһәр өчен җиңел булмаган вакытта халык белән бергә килешеп эшли башлады. Моның өчен Радий Фәрит улына аерым рәхмәт әйтәсе килә”.  

Концерт башланыр алдыннан Фидан Гафаров: “Сибай тамашачысы безнең репертуардагы нинди җырларны тыңларга тели, барысын да башкарачакбыз. Спектакльләрдән өзекләр, яңа җырлар – һәммәсе халык соравы, теләге буенча булачак”, – дигән иде. Чынлап та чара искитмәле матур үтте. Тамашачылар артистларның һәр чыгышын көчле алкышларга күмделәр.

Язгөл САФИНА.