Башкортстан республикасының Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты былтыр ничә гаиләнең таркалуы һәм аларның ничә ел үткәч аерылышулары хакында статистика мәгълүматларын игълан итте.

2018 елда республиканың ЗАГС бүлекләре никах таркату турында барлыгы 15407 акт теркәгән. 2017 елда 15568 пар аерылышкан булган.

6104 парның гаилә стажы – 5 елдан әзрәк.

3906 пар 5-10 ел яшәгәннән соң никахларын таркаткан.

2038 пар 10-15 елдан соң аерылышкан.

1623 пар 15-20 ел үткәч аерылышырга булган.

1736 гаилә 20 ел һәм аннан да озаграк бергә яшәгәч, аерылышкан.

Республиканың 12 районында һәм шәһәрендә (Архангель, Белакатай, Гафури, Караидел, Стәрлетамак, Тәтешле, Шаран, Белорет районнары, Белорет шәһәре, Учалы районы һәм шәһәре, Уфаның Октябрьский районы) аерылышучылар саны азайган.

Шунысы кызганыч, никахлар саны да азайган. Былтыр 25388 гаилә корылган. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 9,1 проентка азрак.

Эльмира Ибраһимова әзерләде.

Фото: Ачык чыганактан.