Бүген Бүздәк районында Бүздәк берләштерелгән почтамтының 2018 ел эшчәнлеге буенча йомгаклау утырышы үтте. 
Гомум күрсәткечләр буенча Бүздәк почтамты республикада өченче урынны яулаган. Бүген почталарның эшләре бик күп. Шулай да төп хезмәтләренең берсе - матбугатка яздыру. Бу җәһәттән Бүздәк почтамты куелган планнын 70-80 процентын үтәгән. Чарада очсыз гәзитләргә яздырып, табышлы басмаларны югалтуга юл куймаска кирәк дигән фикер яңгырады. Югыйсә, тышкы матурлыгы, очсыз хакы белән укучыны кызыктырып, соңыннан юкка чыгучы гәзитләр дә бар. Нәтиҗәдә акчасын түләп язылган укучылар кыен хәлдә кала. Шуңа ышанычлы дусларга таяну мөһим, алар һәрчак янда була. Бу юлы да "Өмет", Благовар район гәзите вәкилләре утырышта катнашып, уй-фикерләре белэн бүлештеләр. "Чара матур, эчтәлекле үтте, - диде "Өмет"нең баш мөхәррире Рәдис Гыйльван улы Ногманов. - Без почтамтларны үзебезнең партнерлар итеп күрәбез".
Киләчәккә уртак ниятләрне бердәм көч белән башкарып, бу төбәктә укучыларыбыз саны артыр дигән ышанычта калабыз.

Язгөл Юнысова язып алды.

Фотосурәттә “Өмет”нең рәхмәт хатын алучы почта хезмәткәрләре. Сулдан уңга: Сәвәде почта бүлекчәсе начальнигы Хәбирова Р.А., Былышлы почта бүлекчәсе начальнигы Демурчян Ф.Т., Күзәй почта бүлекчәсе начальнигы Зарипова Р.Ф.

Очрашудан күренешләр.