Уттан калмый, бурдан кала, диләр. Дөрес сүзләр. Уфадагы “Корея-авто” автоүзәгендә чыккан янгын салган зыян да зур – 15 млн. сум тирәсе, диләр ашыгыч хезмәт белгечләре.

Бина хуҗалары, арендаторлар үз бәясен биргәннән, барлык экспертизалар үткәрелгәннән соң бу сумма берничә тапкырга артырга мөмкин дип фараз итәләр. Дознавательләр янгын чыгуның төгәл сәбәбен ачыклауны дәвам итә.

Өч катлы автоүзәк 12 февральдә 16.30 сәгатьләр тирәсендә яна башлаган. Ут өске катларда таралып, 1600 тирәсе квадрат метр мәйданны чолгап алган. Янгын сүндерүдә 100дән күбрәк кеше катнашкан, 30лап техника җәлеп ителгән. “Кызыл әтәч”не икенче көнне 22.20 сәгатьләрдә генә туктата алганнар. Зыян күрүчеләр юк. Ут бер генә автомобильгә зыян салырга өлгергән.

Руфина Хәсәнова.

Фото Интернеттан алынды.