“...миңа 54 һәм төрле зур вазифаларда эшләдем. Әмма Сочидагы инвестиция форумында беренчегәмен, – дип язды Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров Сочида үткән Русия инвестиция форумында алган кичерешләре белән “Вконтакте” челтәрендәге битендә уртаклашып. – Дөресен әйткәндә, әлегә кадәр мондый форумнарга ирония белән һәм шикләнеп карый идем. Костюм һәм галстуклы йөзләгән уңышлы кеше анда нәрсә эшли икәнлеген аңламый идем. Ә монда эшлиләр... бик күп һәм тыгыз эшлиләр... үзләренең идеяләрен күрсәтәләр, үз территория һәм шәһәрләре белән таныштыралар, эшлекле бәйләнешләр булдыралар. Чөнки инвестицияләр – үтә дә көйсез әйбер. Кайда уңайлы, табышлы, хәвеф юк – алар шул урынга гына барачаклар... ә бит бары инвестицияләр генә безгә яңа эш урыннары, лаеклы хезмәт хакы һәм икътисадка этәргеч бирәчәк. Инвестицияләр өчен конкуренция бик көчле. Барыбызга да уңыш телик!

P.S. Әлеге вакытка 40 миллиард сумлык инвестиция килешүләренә кул куйдык”.

Фото: "Вконтакте" челтәреннән.