Янгын вакытларында урманнарга керү тыелган чорны исәпкә алмаганда,  җирдә аунап яткан  коры ботакларны, чабык-чыбык, бүрәнәләрне, ниһаять, җыярга рөхсәт бирделәр.  Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары “Урман мөнәсәбәтләрен җайлаштыру хакында”гы законга төзәтмәләр керттеләр. Бу закон җирдә аунап яткан коры-сарыны һәм камышны агач ресурсларга кертми.

Республика парламенты спикеры Константин Толкачёв өстәп шуны әйтте:

 - Биредә бер генә шарт бар. Гражданнар ирекле рәвештә үсеп утырган исән агачларны түгел, ә нәкъ коры-сары – җирдәге ботаклар, чабык-чыбыкны, ауган агач кәүсәләрен – җыярга тиеш.

Фото: Интернет.