Социаль челтәрләргә урнаштырылган кадрлар Стәрлетамак шәһәре дәваханәсендә төшерелгән. Өлкән яшьтәге пациент ханым хастаханә палатасында һушын югалткан һәм койкасы янындагы салкын идәндә яткан, дигән фикердә видеоязма авторы.  Ханымның палатадашы коточкыч хәлне мобиль телефон камерасына төшерә һәм Интернетка чыгара.

Ролик авторы: “Сәгатьтән артык һушсыз яткан хатын кырына бер табиб та, шәфкать туташы да килмәде”, - ди.
Бу вакыйганың нәрсә белән тәмамлануы әлегә билгесез.
Хәер, кайда, кайчан һәм кем белән булган бу хәл – ачыкланыр. Хәзер социаль челтәрләр ниндидер коралга әйләнеп бара төсле. Иң коточкыч, тузга язмаган вакыйгаларны нәкъ бөтендөнья пәрәвезенә чыгарып хәл итәләр. Кызганычка каршы, дөреслекне һәм гаделлекне эзләп-эзләп тә табалмаган кешеләр шушындый  актыккы чарага мөрәҗәгать итә башлады. Һәм бүгенге көндә бу ысул эшли. 
БР Сәламәтлек саклау министрлыгы бу хәлгә карата Стәрлетамакның 1 санлы хастаханәсендә эчке тикшерү үткәрәчәк дип белдерде. Шулай, җәмәгать, руслар әйтмешли,"ждем-с"...

Фото: Интернет.