Бурычлары булган русиялеләрне исә чит илгә чыгармыйлар. Башкортстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте Караидел районында яшәүче иргә чит илгә чыгу хокукын чикләгәннәр. Ирнең ике кредит килешүе буенча 100 мең һәм ЮХХДИга түләнмәгән 1500 сум бурычлары булган.

Иркәй үз теләге белән бурычларын түләргә җыенмагач, суд приставларына көч салырга туры килә. Ир беркайда да рәсми теркәлеп эшләмәгән, аны өендә дә тота алмаганнар. Суд приставлары аның исемендә берничә транспорт чарасы булуын ачыклый. Суд ВАЗ-2112, «Hundai Solaris», «Shevrolet» автомобильләренә арест сала, ирнең чит илгә чыгу мөмкинлеге чикләнә.

Ирне Грузиягә чыгарга маташканда тоталар һәм аңа бурычларын түләми башка чарасы калмый.

Әйткәндәй, суд приставлары 2018 елда республикада яшәүче 285 мең кешенең чит илгә чыгу хокукын чикләгән. 2017 елда аларның саны 171 мең булган. Чит илгә чыгу хокукын чикләү – бурычны түләтүнең иң нәтиҗәле ысулларның берсе, диләр белгечләр. Мондый хәлдә калмас өчен бурычларны алдан түләү чарасын күрергә кирәк. Түләнмәгән бурычлар турында яшәгән урыннары буенча суд приставлары бүлекләрендә, шулай ук аларның рсәми сайтларында белеп була.

                                                 Эльвира Әсәдуллина әзерләде.