2018 елда суд приставлары республикадан 601 законсыз мигрантны куып чыгарган.

Чит ил гражданнары РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 18,8 маддәсен бозуда гаепләнә. Тоткарланучыларның күбесе Русия Федерациясе территориясенә керү яисә илдә үзләрен тоту тәртибен бозган. Аерым алганда, күбесенең Русиядә яшәргә хокук бирә торган документы юк, яисә документының вакыты беткән. Суд аларны җәзага тарттыру рәвешендә илдән куып чыгара һәм 5 ел дәвамында кертмәү турында карар чыгара..

Әлеге вакытта махсус учреждениеләрдә миграция турындагы законны бозучы 32 чит ил гражданы суд карары көтеп утыра.

2018 елда суд приставлары, шулай ук, чит ил мигрантларын законсыз рәвештә үзләренә пропискага керткән, эшкә алган һәм торак белән тәэмин иткән кешеләрдән аларны РФ территориясеннән куып чыгару белән бәйле 300 мең сум чыгымнарны түләткәннәр.

Мигрантларны законсыз пропискага керткән өчен мәҗбүри эшләргә дә хөкем итәләр.

27 яшьлек уфалы да үзенең фатирына Әзербайҗан Республикасыннан килгән өч кешене пропискага кертә. Аның гамәлләре РФ Җинаять-Җәза кодексының 322 маддәсендә каралган хокук бозуга керә һәм суд аңа 100 мең сум күләмендә штраф түләтү турында карар чыгарган.

Әмма уфалы бурычын түләргә ашыкмаган. Аны реаль җәзага тарттырачаклары турында кисәтүләре дә нәтиҗә бирмәгән. Суд штрафны 100 сәгать мәҗбүри эшләргә алмаштырган. Хәзер аңа бер ай дәвамында бушка җәмгыять өчен файдалы эшләр башкарырга – шәһәр урамнарын һәм йорт алларын кардан чистартырга туры киләчәк.

                                                 Эльвира Әсәдуллина әзерләде.