Стәрлетамакта яшәүче 62 яшьлек сәрхүш ир әнисенә кул күтәргән. ЭЭМның Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсендә  хәбәр итүләренчә, 87 яшьлек әбекәйне исерек килеш үз малае кыйнаган. Травмпунктка  мөрәҗәгать иткән әбекәйдә күпсанлы тән җәрәхәтләре булуы ачыклана. Участковый, гаепленүчене тоткарлап, сәрхүшне дежур бүлеккә алып килә.

Әнисенә үтерү белән янавы һәм тукмаганы өчен  моңа кадәр  үк ир җинаять җаваплылыгына тарттырылган була.   Әле кырын төяргә яраткан иргә карата аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян салу маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу очракта 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителү карала. 

Фото ачык чыганактан алынды.