Нефтекама шәһәре прокуратурасы  балалар бакчасы мөдире булып эшләгән ханымны   “мошенниклык” һәм вазифасы вәкаләтләрен арттыру маддәләре буенча гаепләү карарын раслады.

Республика прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә,  2004 елда бакча мөдире үзенең танышын фиктив рәвештә тәрбияче итеп эшкә ала һәм 2016 елга кадәр аның урынына эш хакы алып ята.  2014 һәм 2016 елда әлеге ханым ике тәрбияченең бала карау буенча отпусктан  эшкә чыгуы турында ялган документлар төзи. 2017 елга кадәр гаепләнүче мәгариф бүлеге  бухгалтериясенә ялган табель тапшыра һәм акчаларны үзләштерә.  Шулай ук 2009-2017 елларда балалар бакчасы мөдире  берничә вакантлы вазифаны  алып барган хезмәткәрләрен эш хакларының аерым өлешен ай саен  үзенә биреп барырга мәҗбүр итә.

Нәтиҗәдә ханым Нефтекама бюджетына  1,8 миллион сумнан артык зыян сала, ә балалар бакчасы хезмәткәрләренең  200 мең сумнан артык акчаларын үзләштерә.

Гаепләнүче гаебен таныды һәм акчаларны өлешчә кайтарды. Аның 3,9 миллион сумлык милкенә арест салынган. Әле җинаять эше Нефтекама шәһәре судына тапшырылган.

 

Фото: Интернет.