Башкортстанда авыл советы башлыгы төзекләндерү эшләрен социаль челтәрләр ярдәмендә хәл итә. Чиновник аккаунтын актив рәвештә җәелдерә, спонсорлар җәлеп итә, җирле халыкка шәхси җаваплар бирергә тырыша һәм проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтә.

“Инстаграм”да Рамил Әхмәтов күп кенә билгеле блогерлардан да популяррак. Аның аккаунтына 16 мең язылучы кушылган. Димәк, реклама белән дә шөгыльләнергә була. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә махсус яктырту җайланмалары рекламалагач, аңа нәкъ шул светильниклар бирәләр. Ләкин ул аларны үзенә алмый, авылын төзекләндерүгә тота: “Авылга кергәндә урнаштырачакбыз. Алар авыл советы биләмәсенең киләчәген символлаштырачак”, - ди Р.Әхмәтов.

Шул рәвешле футбол формасы, төзелеш материаллары, тагы әллә ниләр алырга була – 2 ел эчендә авыл советы бюджетына  500 мең сумга якын акчалар җәлеп ителгән. Ләкин бу медиакоралларның берсе генә, ди Әхмәтов. Авыл советы башлыгы итеп тәгаенләнгәч, ул иң беренче булып “ВКонтакте” социаль челтәрендә төркем оештыра. Авыл халкы үзенең сораулары белән турыдан-туры аңа мөрәҗәгать итә һәм оператив җаваплар ала.

Прибельский авыл советы башлыгы Р.Әхмәтов:

 - Биредә эш ничек оештырылуын бәяләве бик уңайлы. Әйтик, кеше “ВКонтакте”да ихаталарына таба урыннарның кардан чистартылмаганын яза. Заявка 15:38 дә булган, ди, мәсәлән. Бер сәгатьтән мин җавап бирәм. Икенче көнне проблема хәл ителгән.

Заман белән бергә атлаган түрәләргә каравы куанычлы хәл. Башкалар да социаль челтәрләрне эшләрендә зур ярдәмче итеп күрсә иде...

Әлфия Бикмурзина.

Фото: Инстаграм.