Милләттәшләребезнең чит ил гражданнары  белән никахлашу очраклары арткан – 2018 елда республикада яшәүче 621 кеше чит ил кешеләре белән гаилә корган. Кияүләр һәм киленнәр  – күбрәк Үзбәкстан, Таҗикстан, Әрмәнстаннан, сирәгрәк – Казахстан, Әзербайҗан һәм Украинадан.

Республиканың юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында бу җәһәттән болай диләр:  “2018 елда ерактагы чит ил гражданнары белән  никахлар саны 202 булды. Бигрәк тә Германия, Франция, Италия, Израиль, Египет һәм Төркия гражданнары белән еш никахлашалар. Әфганстан, Пакистан, Һиндстан, Сербия, Иран, Йәмән, Алжир, Норвегия, Канада, Мексика, Уганда, Нигерия һәм Вьетнам гражданнары белән никахлар да еш булып тора”.

Үткән елда Башкортстанның ЗАГС бүлекләре барлыгы 25 388 никахны теркәгән. Уфада өйләнешүчеләр – 8718 пар. Иң күп никахлашучылар Киров районында  – 2307 пар.

Республика шәһәрләре буенча беренче урында Стәрлетамак – биредә 1863 никах теркәлгән. Районнардан Әбҗәлил алдынгылыкны бирми – биредә 332 пар никах балдагы кигән.

Руфина Хәсәнова.

 

Фото: Ачык чыганактан.