Кичә Уфада бер хатын, кулына кадак алып, ихатасындагы машиналарга зыян салган: капотларын кадак белән сыдырып үткән. Нәтиҗәдә ул 15 машинаны бозган.  Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре килә. Бу хәлне видеога төшереп социаль челтәрләргә  урнашатыралар.

БР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә  хәбәр итүләренчә, башкалынң Орджоникидзе районында билгесез бер ханым парковкадагы берничә машинага зыян сала. Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем килеп җитә. Полиция хезмәткәрләре адекват булмаган хатын-кызны кулга алган.

“Башинформ”.