Буранлы кыш уртасында җәй исе килеп торган җиләк кайнатмалары белән чәй эчүгә ни җитә! Шулай да аларны җиләк килеш ашау - күпкә файдалы.

  • Каен җиләге уйлау, баш эшләтү сәләтен арттыра. Анда баш мие күзәнәкләренең картаюына юл куймаучы, фикерләү сәләтен һәм зиһенне яхшыртучы матдәләр бар. Моннан тыш каен җиләгендә С витамины караҗимеш, әфлисун һәм йөземгә караганда 2 тапкыр, ә киви һәм грейпфрутка караганда 3 тапкыр күбрәк.
  • Юктан да борчылырга гына торучы кешеләр өчен кура җиләге ашау файдалы. Ул шулай ук алтынсыман стафилококк һәм күгәрек гөмбәчекләрен дә үтерергә сәләтле.
  • Кан тамырлары тышчасын ныгыту өчен һәм шулай ук йөрәк өянәге, башка кан саву (инсульт) кичергән очракта да караҗиләкне күбрәк ашарга тырышыгыз. Әлеге җиләк кан басымын төшерә, йөрәк һәм кан тамырларына бәйле авыруларны дәваларга ярдәм итә.
  • Ютәлләгәндә, бер аш кашыгы кара карлыганга бер стакан кайнап чыккан су салыгыз да, ике сәгать дәвамында төнәтегез, аннан сөзегез.Төнәтмәне ашар алдыннан көнгә дүрт тапкыр берәр стакан һәм шулай ук төнгелеккә эчеп ятыгыз. Бу ютәлне дә басар, организмны витаминнар белән дә баетыр.