Башкаланың билгеле бер бургерлар рестораны шеф-повары Сәлим Таваров фаҗигагә таруы хакында язган идек инде.

Декабрь ахырында ул стоматологиядә тешен алдырган. Шуннан соң хәле кискенләшә. 1 гыйнварда Сәлим хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Анда хәле бөтенләй начарая – аны ясалма комага кертәләр. Табиблар аңа литрлап кан күчерә, ләкин кан оешмый,  дип сөйли Сәлим Таваровның өч туган абыйсы.

Һәм менә бүген мәгълүмат чаралары Сәлим Таваров вафат булуын хәбәр итте. Табиблар шикләнгән лейкоз диагнозы расланган. 

http://www.bashinform.ru/news/1259743-v-ufe-posle-udaleniya-zuba-skonchalsya-izvestnyy-shef-povar/

Фото "ВКонтакте" челтәреннән алынды.