Печать
Просмотров: 189

 

Уфалы  ирне махсус рәвештә хатын-кызларга ВИЧ йоктырганы өчен 6  елга ирегенннән мәхрүм иткәннәр.

2012 елда йөкле фатирдаш хатынында ВИЧ-инфекция табылгач, иргә дә бу каһәрле диагнозны куялар.

Бу хәлдән соң 2013 елның сентябреннән алып 2016 елның августына кадәр ир социаль челтәрләрдә һәм танышу сайтларында хатын-кызлар белән таныша һәм аңлы рәвештә аларга чир йоктыра. Нәтиҗәдә тагы да өч хатын-кыз ВИЧ-инфекция белән авырый. Ә инде тагы да өч хатын   диагнозы билгеле булмаганда бу ирдән   СПИД йоктыра.

Хөкем ителүче үз гаебен танымый. Алдагы 6 ел гомерен ул  гомум режимдагы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Моңа өстәп, суд  уфалы ирдән каза күрүче хатын-кызларга 500 мең сум күләмдә мораль зыян түләтәчәк, диелә төбәк прокуратурасы хәбәрендә. 

Фото Интернет челтәреннән алынды.