Әгәр республиканың кайсы да булса ноктасында чүп җыю сыйфатсыз оештырылган икән, бу хакта Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның социаль челтәрләренә  - FacebookInstagram«ВКонтакте» һәм «Одноклассники» - язарга була. Төбәк җитәкчесе үзенең битләрендә чүп җыю реформасы старт алуын әйтте.

“1 гыйнвар көне безнең өчен җитди сынау  булды – бу көннән илдә чүп чыгару реформасы башланды. Без аңа тырышып әзерләндек. Хәтерегезгә төшерәм, кайсыбер төбәкләрдә идарә итү компанияләре  гражданнар өчен тарифларны арттыруны таләп иткән иде, арттырмаган хәлдә властьларны “чүп коллапсы” белән куркыттылар. Безнең тарифлар исә бүгенге көндә илдә иң түбәннәрдән санала, әлегә бар да әйбәт башланып китте”, - диде Радий Хәбиров.

Республикада яңа елның беренче өч көнендә 6 мең тоннадан артык чүп чыгарылган, 568 берәмлек техника берөзлексез эшли.

 http://www.bashinform.ru/news/1258256-zhiteli-bashkirii-mogut-soobshchit-radiyu-khabirovu-o-problemakh-s-vyvozom-musora-cherez-sotsseti/

 

Фото Интернеттан алынды.