Бала табу яшендә булган 78 % хатын-кыз йод кытлыгы кичерә дип белдерде БДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Әлфия Ящук   Дәүләт Җыелышында дөрес туклануга багышланган түгәрәк өстәлдә.

       Әлфия Ящук витаминнар кытлыгының йөклелек вакытында нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде.

“Даими рәвештә кювезлар, югары технологияле җиһазлар сатып алып урнаштырырга, 500 грамм авырлык белән туган сабыйларны коткарып кала алабыз дип шатланырга була. Ләкин беркем дә ул сабыйларны киләчәктә нәрсә көтәчәге турында уйланмый”, - диде Әлфия Ящук.

 Аның сүзләрен БДМУ проректоры Ирина Рәхмәтуллина да  раслады. “Табибка мөрәҗәгать итүче авыруларның 20 процентында – арыклану, туйганчы ашамау нәтиҗәсе, 50 процентында – липидлар алмашыну бозылуы, 90 процентында – гиповитаминоз, 50 процентында – иммунитет статусы бозылу, тимер һәм В12 витамины җитешмәве күзәтелә. Кешеләр аксымны әзрәк, углеводларны күбрәк кулланалар. Организм күзәнәкләренең инсулинга адекват реакциясе бозылу  күренеше тиз үсешә, ә бу исә яман шешкә китерергә мөмкин”, - диде ул.

Ә без туклык, муллык заманда яшибез дигән булабыз. Витаминнар, кирәкле күләмдә азык-төлек ала алмаучылар күп булып чыга түгелме соң арабызда?

                         Руфина Хәсәнова.

Фото ачык чыганактан алынды.

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның бүген туган көне – аңа 55 яшь!

Радий Фәрит улы 1964 елның 20 мартында Ишембай районының Сәйрән авылында укытучылар гаиләсендә туган.

Бүген ул республиканы җитәкли һәм Башкортстан халкының тормышын яхшырту өчен барлык көчемне, тәҗрибә һәм белемемне салачакмын дип белдерде.

Аңа эшендә уңышлар теләп калабыз.

Фото: Ачык чыганактан. 

18 мартта Уфаның 2нче санлы балалар поликлиникасының 6нчы санлы филиалы ремонт эшләре башкарылганнан соң үз ишекләрен ачты. Ачу тантанасында БР Сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин, Уфа шәһәре мэры Өлфәт Мостафин, Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова катнашты.

Сибайда вакытлыча эшләүче Уфа табиблары бу атна ахырында өйләренә кайталар.

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына башкала табибларының Сибайда эшләвен тәмамларга кушты. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, Сибайдагы сәламәтлек саклау тармагының кимчелекләре ачыкланды һәм алар хәл ителергә тиеш. Атап әйткәндә биредә тар белгечләр җитешми. Шуңа да Уфа табибларының кайтып китү вакыты да берничә тапкыр күчерелде: 1 марттан – 15енә кадәр, хәзер 22сенә калдырылды.

Исегезгә төшерәбез, Сибай карьерына бәйле экологик проблема килеп тугач, башкала табибларын Урал аръягына җибәрделәр. Биредә алар урындагы халыкны кабул итте. Бүген карьерга су тутыру эшләре азагына якынлаша һәм март ахырына тәмамланырга тиеш.

Фото: Ачык чыганак.

Благовар районының Языково авылында  чүп-чарны сортларга аеручы комплекс төзергә уйлыйлар. Проектны 2019 елның 30 октябренә кадәр эшләп бетерергә планлаштыралар.

Чүп-чарны сортировкалаучы комплекс  әлеге вакытта эшләп килүче чүп-чар полигонында урнаштырылырга тиеш. Шушында ук икенчел чималны пластикка, кәгазьгә, катыргыга, кара һәм төсле металлга, пыялага аерып алырга уйлыйлар. Утильләштерергә ярамый торган калдыкларны аерым участокка күмәчәкләр.

Проект кысаларында гомум авырлыгы 60 тоннага кадәр автомобильләрне үлчәү мөмкинлеге булган үлчәгеч урнаштыру каралган. Машиналар кереп, чыга торган юллар аерым булачак. Икенчел ресурсларны пресслау өчен пресс булачак. Комплекс бер сменада елына 252 көн эшләячәк.

Әйткәндәй, 2024нче елга кадәр республикада калдыкларны утильләштерүче 3 завод һәм чүп-чарны сортларга аеручы 16 комплекс төзелергә тиеш.

                                                  Руфина Хәсәнова.

Фото: Интернеттан алынды.