Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бакчачыларның сентябрьдәге төп бурычлары булып бакчада үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләрне җыеп алу һәм эшкәртү, саклауга салу тора. Түтәлләр бушап калган, әмма бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көзен башкарыла, һәм боларны кышка кадәр эшләп өлгерергә кирәк. Моннан тыш, сентябрьдә күпьеллык агачлар кышкылыкка әзерләнә башлый һәм аларга һичшиксез ярдәм итәргә кирәк. Бу агачлар кышның салкын мизгелен җиңелрәк үткәрсен өчен кирәк.

Каты кыраулар төшкәнче
Беренче чиратта:
– Туфракка ашлама кертергә;
– Җимеш агачлары һәм куакларының ботакларын кисәргә;
– Җирне казып чыгарга;
– Җир кишәрлеген җыештырырга.
Боларны башкарып чыгу шактый көч сорый, шуңа һәр төр эшне берничә көнгә бүлеп, урамда яхшы һава торышы сакланган чорда эшләнеп бетәрлек итеп бер тәртипкә салырга кирәк. Кояшлы җылы көннәр әле күпме булыр? Монда халык сынамышларына таянырга да була. Кайсыбер бакча үсемлекләрен иртә көздә үк утырталар. Кышка кадәр алар үсеп кала, ә инде язын беренче уңышны да җыеп алырга була. Көзен бакчада ниләр утыртырга мөмкин икәнлеген күпләр белми. Ә бит сентябрьдә һәм хәтта октябрь башында да көннәр шактый җылы була һәм бу вакыт эчендә үсемлекләр тамыр җибәреп, бераз ныгып кала ала.
Көздән чәчүнең үз өстенлекләре бар:
• Язын бакча утыртыр өчен азрак вакыт таләп ителә;
• Язгы уңышны бер-ике атнага иртәрәк җыеп алып була.
Кимчелекләре дә бар:
• Үсентеләр шытып чыгып, һәлак булырга мөмкин;
• Яхшы тәрбияләнгән җиңел туфракка гына утыртырга була;
• Язын явым-төшем күп булып су басса, чыккан үсентеләр һәлак булырга мөмкин;
• Салкыннарга чыдам үсемлек төрләрен генә көздән чәчеп калдырып була.
Көздән ниләр чәчәбез һәм бу эш ничек башкарыла?
Кышка чәчеп калдыра торган тәмләткечләр һәм яшелчәләр:
• сарымсак,
• кара суган,
• кузгалак,
• яфраклы петрушка,
• укроп,
• кишер,
• чөгендер,
• пастернак.
Халык сынамышлары буенча, сарымсакны Покрау бәйрәменәчә, ягъни 14 нче октябрьгә кадәр утыртырга кирәк.
Көзен яшелчәләрне утыртыр алдыннан туфракка ашлама кертергә һәм җирне яхшылап казып, күпертеп чыгарга кирәк. Көзге чәчүдән соң көннәр озакка салкынайтып җибәрсә дә куркырга кирәкми. Киресенчә, салкында шытымнар чыныгып кала, беренче кыраулар төшә башлаган чорга алар инде шактый ныгый. Көзге чәчүләрне башкару өчен иң яхшы температура – нольдән 2-3 градус югарырак җылылык санала.
Көзге үсемлекләр өчен урынны белеп сайлау зарур. Язын су җыелып тормасын, ә кышын ул җирне калын гына кар капласын, карны җил очыртып торырлык булмасын.
Буразналарны бик тирән итмиләр. Чәчүлек орлыгы гадәттәгедән 20-25 процентка эрерәк булсын. Орлыклар өстенә торф яисә черемәле туфрак сибәләр, аннары чыршы ботаклары яки салам белән каплыйлар.
Чәчәкләр бакчасында
Бакчачыларның күбесе көз көне чәчәкләр утыртып калдырырга тырыша. Шулай итсәң, язын көннәр җылытуга ук беренче чәчәкләр бакчага ямь бирә башлый. Күпләр суганчадан үсә торган чәчкәләрне кулайрак күрә: нәркәсләр, мускарьлар, лаләләр, крокуслар утырта.
Сары төстәге нәркис чәчәкләре
Крокус чәчәкләре
Флокс чәчәкләре
Чалма чәчәк
Чәчәкләрнең бу төрләре кояшлы урыннарны ярата. Утыртканда вакытын дөрес сайларга кирәк: туфракка кырау төшкәнче бер ай кала, соңгарак калсаң, чәчәкләр һәлак булу ихтималы зур. Сентябрь башыннан алып октябрь ахырына кадәр вакыт моның өчен иң яхшысы санала.
Кышка кергәнче утыртып калдырырга пионнар, ирислар, флокслар да әйбәт. Аларны сентябрьнең беренче көннәрендә утырталар, яннарына рудбекия, лаванда, ромашка һәм гвоздика да килешә, боларын инде шул ук айның икенче ункөнлегендә утыртырга ярый.
Лилияләрне туфракка туң төшәр алдыннан берәр әйбер белән өстән каплап кую яхшы. Кыш алдыннан җирне бераз казыштырып, ашламалап кую кирәк.
Көзен утырта торган агачлар

Груша агачы һәм алмагач
Җимеш агачларының кайбер төрләрен көздән утыртып була. Шундыйларның берсе – груша. Көз көне утыртканда бу агач урынына яхшы гына ияләшә, күп итеп су сибүне яки тәрбияләүне таләп итми. Бары гадәттән тыш кызу көннәр торса яки корткыч бөҗәкләрне агуларга кирәк булганда гына күпмедер хезмәт кую кирәк булачак.
Грушаның тамырлары көчле, ул туфрактан дымны үзе дә таба ала. Безнең бакчаларда яратып үстерелә торган алмагач та шундый ук үзенчәлеккә ия. Бу агачларны көздән утыртуның өстенлеге – алар язга кадәр җиргә ияләшеп, тамыр системасын ныгытып кала.
Слива
Слива агачлары да көз көннәрендә утыртыла. Җимеш агачларын алдан яхшылап әзерләнгән туфракка утыртырга кирәк. Ашлама керткәндә аны алдагы җиде елга исәпләп салалар. Туклыклы матдәләр җитмәсә, агач һәлак булырга мөмкин, яисә җимешләрен саран бирер.
Башлы суган алыр өчен вак суган чәчү
Бу суганның диаметры якынча 1-2 см, ләкин көздән чәчәр өчен иң вагын – 0,8 – 10 миллиметрлысын алырга кирәк. Көзен мондый орлыкны теләсә-кайсы базарда табып була, бәясе дә кыймәт түгел. Нигә иң вак суганны сайларга кирәк дигәндә, вак орлыкның чәчәк “уклары” юк, ә сабаклары кечкенә һәм зәгыйфь була. Ләкин июнь башында ук сез өлгергән башлы суган җыеп алырсыз.
Суганны төпләр арасында 4-5 см., ә түтәлләр арасында 12 см. ара калдырып утырталар. Чәчү вакыты – сентябрь ахыры яисә октябрь башы. Көньяк төбәкләрдә моны ноябрь башына кадәр дә эшләргә була.
Бакчачылар вак суганның Кармен яки Стурон дигән сортларын утыртырга киңәш итә, чөнки алар чәчәккә үсмиләр.
Яшел суган алу өчен башлы суган
Җәен суган кыягы алыр өчен ваграк башлы суган утырталар. Күп яралгылы эре башлы суганның кыягы да куе була. Өлгереп җиткән суган 3-4 см зурлыкта, ә кыяклары йомшак һәм сусыл булачак.
Әлеге төр суганны иртә көздән утыртмыйлар, иң әйбәте – салкыннар башланганга кадәр якынча ике атна кала утырту. Бу вакыт эчендә үсемлекнең тамыры ныгып калсын, тик кыяклары шытып чыгарга өлгермәсен.
Кыяклы суган
Суганны якынча 4-5 см тирәнлеккә төртәләр, аннары торф яки черемәдән торган катлам, ул 10 см калынлыкта салына. Болай чәчелгән вак суганга су сибеп торасы булмый.
Сарымсак
Аның кышкы сортларын сентябрьнең икенче яртысында яки октябрь башында – салкыннар башланырга ай ярым кала утыртырга кирәк. Моның өчен сарымсакның эре тырнакларын алалар, андый орлыктан эре сарымсак җитешә.
Утыртасы көнне сарымсак башын тырнакларга аерып, төбен алып ташлыйлар – ул тамырлары үсеп китәргә комачауларга мөмкин.
Тырнакларны утырту
Орлыкны араларында 15-20 см. калдырып төртеп чыгалар, рәт арасында 20 см. урын кала. Утырту тирәнлеге якынча 4-5 см.
Үсентеләрне торф яки черемә белән каплыйлар, иртә язда бу катламны алып ташлыйлар.
Кишер
Аны салкыннар башланганчы ике атна кала, һава җылылыгы 2-3 градус булган вакытта чәчәләр. Орлыкны тиешеннән 15-20 процентка артыграк алырга кирәк, чөнки аларның бер өлеше шытып чыкмаска да мөмкин.
Орлыкны кышлыкка чәчеп калдыру
Кишерне орлыклар арасында 2-3 см, рәтләр арасында 20 см. калдырып чәчәләр, тирәнлеге – 2-3 см.
Чөгендер
Бу яшелчәне дә салкыннар башланыр алдыннан, ноябрь аенда чәчәргә кирәк. Чөгендернең утыртырга киңәш ителгән сортлары күп түгел – Холодостойкая 19, Подзимняя 474 яки Бордо дигәннәре иң яхшысы. Калган төрләре салкыннан “уклар” җибәрәчәк.
Аны орлык араларында 10 см. һәм рәт араларында 20 см. калдырып чәчәләр. Тирәнлеге 2-3 см., моңа өстәп 3-4 см. калынлыкта торф яки черемә катламы салалар.
Редис
Көздән утыртуны ярата. Иң яхшы вакыт – ноябрь башы, шулай иткәндә апрель уртасы яки ахырына уңыш алырга да була. Яз соңрак килсә, уңыш май аенда өлгерәчәк. Чәчкәндә һава температурасы 0 градус тирәсе булырга тиеш. Орлык арасында 3 см., рәт арасында 10 см. калдырып чәчәләр. Тирәнлеге – 2-3 см., өстенә 2-3 см. калынлыкта торф, черемә, салам кебек җылыткыч катлам салалар.
Көздән утыртканда редис шулай ук “уклар” атарга мөмкин. Сортларына килгәндә, Софит, Красный великан, Моховский, Дунганский, Вариант, Вюрцбургский кебекләре яхшы.
Петрушка
Октябрь яки ноябрь айларында, салкыннар якынлашкач чәчәләр. Яфрак петрушкасы салкынга шактый чыдам саналса да, 2-3 градус җылыда ул шытып чыга да башлый. Шуңа күрә аны язга кадәр үсеп китмәслек итеп, вакытын дөрес сайлап чәчәләр.

Гөлара Арсланова әзерләде.