Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 
Мин – Йосыпова Альбина Әлфрит кызы. Мишкә районы Янакыш авылында үстем. БДУның Бөре филиалында биология һәм химия факультетын тәмамладым. Әле миңа 28 яшь. Кияүдәмен. Уфада яшим. “Восход” икмәк заводында эшләп йөрим. Җырларга, биергә яратам. Тормыш девизым: “Беркайчан да хыялдан баш тартмаска!”
 

Мин – Миңнеханова Альмира Марат кызы. Миңа 20 яшь. Бәләбәй шәһәрендә туганмын, аннан Уфага күчеп килдек. БДУ колледжында укып, юрист һөнәрен үзләштердем. Әлеге вакытта банкта эшләп йөрим. Җырларга, рәсем төшерергә, машина йөртергә яратам. Девизым: “Хыялларны тормышка ашырырга кирәк”. 

   Мин Абдрафикова Гөлназ Риф кызы булам. Башкортстанның  Чакмагыш районы Иске Бәшир авылында дөньяга килгәнмен. Балачагым Бүздәк  районы Сабай авылында үтте. 11 сыйныфтан соң  Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының рус теле hәм әдәбияты факультетында укыдым. Әлеге вакытта БДПУда магистратурада белем алам, шул ук вакытта Уфа каласында  балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Балаларны бик тә яратам. Буш вакытымда психология фәне буенча китаплар укыйм, аш-су пешерү белән мавыгам. Гади, сабыр холыклы hәм әйткән сүзендә торучы  кешеләрне үз итәм. Мин бу тормышны яратам.
   Мин – Ильясова Таңсылу Илдар кызы. Миңа 19 яшь. Чакмагыш районы Үрнәк авылында туып-үстем. Әлеге вакытта Мәскәү финанс университетының Уфа шәһәрендәге филиалында белем алам. Буш вакытымда бәйләм бәйләргә яратам. Девизым: “Барысы да яхшы булыр!”
   Фотосурәттәге бу сылу кыз Айгөл Салават кызы Нургалиева булыр. Чакмагыш районы Рәҗәп урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфын тәмамлый ул. Яхшы билгеләргә генә укучы кыз мәктәпнең иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Айгөл биергә, китаплар укырга, яхшы эчтәлекле кинолар карарга ярата. Бәйли, тәмле тортлар пешерергә һич иренми. Киләчәктә күп сәяхәтләр кылырга  хыяллана.
Мин – Шәйдуллина Эльвина Филүс кызы. Тәтешле районы Гәрәбаш авылында туып-үстем. Әлеге вакытта Ижау дәүләт медицина академиясенең стоматология факультетының 3 курс талибәсемен. Максатым – яхшы табиб булып, кешеләргә ярдәм кулы сузу.

Мин – Динара Әлтәф кызы Садыкова. Миңа 17 яшь. Бүгенге көндә Уфа районы Горново авылында яшим. Кызыл Яр авылы урта мәктәбенең 11 сыйныфында белем алам. Тормышта алдагы максатым – мәктәпне тик яхшы билгеләренә генә тәмамлап Башкорт дәүләт университетына укырга керү.

 

 

Мин – Сәләхова Ильвина Фәнүр кызы. Миңа 21 яшь. Благовар районы Иске Күчәрбай авылында туып-үстем. Әлеге вакытта Мәскәү финанс университетының Уфа филиалында белем алам һәм шул ук вакытта эшләп тә йөрим.
Чигәргә һәм табигатькә сокланырга яратам.
Девизым: үз-үземә ышанып, куйган максатларыма ирешеп, һәрчак алга бару.

 

 Мин – Атласова Гөлназ Айдар кызы. Миңа 23 яшь. Бүздәк районында туып-үстем. Уфада БДМУны тәмамладым. Бүгенге көндә стоматолог булып эшлим.

 

 

Мин Әминева Алия Рифкать кызы булам. Чишмә районында туып-үстем. Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамладым.

Бүгенге көндә Төмән шәһәрендә яшим һәм “Красная гвоздика” шифаханәсендә җәмәгатьчелек белән бәйләнеш буенча белгеч булып эшлим.

Буш вакытларымда кул эшләре белән яратып шөгыльләнәм һәм чәчәкләр үстерәм.

 

 

Мин- Акмалова Эльза. Уфа шәһәрендә яшим. Буш вакытларымда төрле ризыклар пешерергә, улларым белән паркларда йөрергә, рәсем төшерергә яратабыз.

Тормыштагы төп девизым – күңел төшенкелегенә бирелмичә һәрчак алга атларга!

 

 

Мин - Батталова Индира. Әлшәй районы Әбдрәшит авылында  тудым. Раевка посёлогындагы М. Бурнагулов исемендәге лицейда белем алдым. Быел БДМУның “дәвалау эше” факультетын тәмамладым. Әлеге вакытта Югары Яркәй авылында участок терапевты булып эшлим.  Буш вакытларымда  Көнчыгыш биюләре белән шөгыльләнәм, фортепианода уйныйм.

 

 Мин – Азалия Ибатуллина, 24 яшь, Стәрлетамак шәһәрендә туып-үстем, Санкт-Петербург шәһәренең химия-фармацевтика университетын тәмамладым. Әлеге вакытта дәүләт аптекасында эшлим. Аш-су әзерләү осталыгым бар, тәмле итеп пешерергә яратам.

 

 Мин Эльвира Дәүләтшина булам. Нуриман районының Кызылъяр авылында туып-үстем. Уфа авиация-техник университетын тәмамлаганнан соң проектлар эшләүче инженер булып эшләдем. Кияүдәмен, әлеге вакытта декрет ялында улымны үстерәм. Яраткан шөгылем – китап уку. Әмма кызганычка каршы моңа вакыт аз кала.
Хыялым – улымны яхшы, шәфкатьле кеше итеп тәрбияләү.

 

 Минем кызым Хәмидуллина Альвина Ишембай шәһәрендә туып үсте. Ишембай шәһәренең 1 санлы гимназиясен, Мәскәү дәүләт университетын (белгечлеге – “күзәнәкле биолог”) алтын медальләргә тәмамлады. Бүгенге көндә ул Мәскәүдә яши һәм аспирантурада укый.
Мин кызыма бәхетле тормыш телим.
Әнисе Роза. 

 

 Ìèí – Ýëèíà Íóðêàåâà. Íóðèìàí ðàéîíûíûң Áèêìîðçà àвûëûíäà òóûï-үñòåì. Áүãåíãå êөíäә Óôà ìàøèíàëàð òөçү êîëëåäæûíäà ñòàíîê һәì ñëåñàðü ýøëәðå êîíòðîë¸ðûíà óêûéì. Õûÿëûì – ÿõøû áåëåì àëûï, òîðìûøòà үç óðûíûìíû òàáûï, óңûøëû áóëó. Áóø âàêûòëàðûìäà ïåøåðåíåðãә ÿðàòàì.