Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Иртә өлгерә торган яшелчәләрне – редис, кыяр һәм чәчәкле кәбестәләрне тәмләр чор җитте. Редисны җыеп алганнан соң аның урынына укроп, салат һәм җәен утыртыла торган җиләкләрне утыртырга мөмкин.

Бүген уңган бакчачыларның кыярлары инде өлгерде, аларны тик “картайтмый” җыеп өлгер генә. Болай иткәндә, яшьләре тизрәк өлгерәчәк, шулай булгач, кыяр-ларым зуррак үссеннәр әле дип көтүдән файда юк. Әйткәндәй, җыеп алган саен түтәлләргә су сибәргә онытмагыз, атна саен “Теллура – М” ашламасы белән дә сыйласагыз, уңышыгыз мулдан булыр.
Июль башында кышлык өчен торма чәчәләр. Аларның рәт аралары 25, үзара 20 см. булырга тиеш. Утырткач түтәлгә көл сибегез, бу корткычлардан саклар.
Июль – чүп үләннәре котырып үскән, шул ук вакытта төрле авырулар кузгалган вакыт. Шуңа күрә даими кәтмәнләүдән тыш барлык яшелчә культураларын һәм бәрәңгене бакыр купоросы, “Ризоплан”, “Оксихом”, “Заслон” препаратлары белән эшкәртергә кирәк булыр.
Бүген бакчаларны тлә баскан вакыт. Алардан котылу өчен яфракларның эчке ягына көл, тәмәке, сарымсак (сындырылган стрелкасын куллану отышлы) төнәтмәләре сиптерү яхшы нәтиҗәләр бирә. 10 литр төнәтмәгә 50 г. кер сабыны да өстәсәгез, нәтиҗә озаккарак барыр. Әгәр кара кырмыскаларның ояларын очрат-сагыз, аның тирәсенә балык сөякләре күмегез, кайнар су яки сарымсак төнәтмәсе коегыз яисә “Децис” препараты белән эшкәртегез.
Кәбестәләрне ак күбәләкләрдән саклар өчен аларга даими рәвештә әрем төнәтмәсе сибегез. Шулай ук салган йомыркаларын һәм личинкаларын табып юк итә барыгыз.
Помидор үсентеләрендә үги ботакларны өзеп ташлап торыгыз, июль ахырына табан шулай ук артык чәчәкләрне аттыру да зыянга гына. Чөнки үсенте аларның барсын да барыбер өлгертеп бетерә алмаячак. Шулай ук үсентенең очларын да өзеп куегыз, бу аларның көчен сакларга, помидорларны өлгертергә ярдәм итәчәк.
Сарымсакларны казып алыгыз һәм 2 атнага киптерер өчен җил йөргән урынга элеп куегыз.
Сарымсак урынына тәҗрибәле бакчачылар җиләк үсентеләрен утыртырга киңәш итә.

Эш гөрли
Июль аенда бакча җиләген җыю тәмамлана. Тик аларның өлгер-гәнен генә җыеп саклауга салырга киңәш ителә. Җиләк бирү тәмамлану белән үк рәт араларын йомшартырга, яхшылап сугарырга һәм тирес төнәтмәсе белән “сыйларга” онытмагыз. Әйткәндәй, бер чиләк төнәтмәгә 20 г. мочевина һәм 30 г. суперфосфат та өстәргә киңәш ителә. Җиләк куакларына куркыныч белән янаучы бөҗәк-ләрдән котылу өчен ылыс концен-тратын кулланырга мөмкин.
Әгәр җиләк куаклары төрле чирләр һәм талпаннар белән каты зыянлаган икән, барлык түтәлләрне дә чабып чыгарга киңәш ителә. Чабылган урынга бөҗәкләр харап булсын өчен кайнап торган су сибелә яки “Децис” препараты белән эшкәртелә. 2-3 көн үткәннән соң түтәлгә мул итеп су һәм ашлама сибәләр.
Июль ахырларында җиләкләрнең яңа түтәлен утырту башлана. Аны башта яхшылап әзерләү мөһим: су сибәләр, сыер тиресе төнәтмәсе белән ашлыйлар, “Децис” препа-раты белән зарарсызландыралар. Утырту өчен иң яхшы вакыт дип тәҗрибәле бакчачылар 20 июль – 20 август көннәрен атый.
Түтәлне бер атна чамасы алдан әзерлиләр, бу вакытта туфрак берникадәр “утырырга” тиеш. Казыганда 1 квадрат метр аралыкка бер чиләк тирес, 30 г. суперфосфат, 0,5 стакан көл яки 50 г комплекслы минераль ашлама кертегез. Утырткан вакытта, кечкенә җиләк куагы утыртыласы чокырга гранулалы “Исполин ягодный” ашламасын өстәгез. Анда кирәкле барлык витаминнар комплексы бар. Җиләкләрне утыртканнан соң
1 атна дәвамында түтәлгә лейка белән су сибеп торыгыз, шулай иткәндә, алар тизрәк тамыр җибәрәчәк.
Июль – муллык ае. Бу чорда кара карлыган, крыжовник, кура җиләге өлгерә. Җиләкләрне җыйган вакытта куакларның торышына игътибар итегез. Әгәр корткычлар күренә икән, көл селтесе сиптерегез. Зыянлаган җимешләрне җыеп алып юк итегез, кипкән ботакларны кисегез.
Бу чорда ал-магачлар һәм сливалар аеруча игътибарга мохтаҗ. Аларда корткычлар арта. Шуңа да агачтан коелган җимешләрне җыеп торыгыз, аларда кортларның личинкалары була. Агач штамб-ларына ябыша торган “билбаулар” куегыз, алар туфракта өлгерергә дип түбән ашыгучы личинкаларны тотып калачак.
Агачларда җимешләр өлгергән вакытта игътибарлырак булыгыз, ботаклар мул җимеш уңышыннан сынмасын өчен терәүләр куярга онытмагыз.
Июль башында барлык җиләк-җимеш бирә торган культуралар-ның да төбенә мочевина сибегез
(10 литр суга 50 грамм исәбеннән). Әлеге ашлама аларга киләсе ел уңышына нигез салырга ярдәм булыр. Агачның эченә карап үскән ботакларны кисегез. Әйткәндәй, ботакларга горизонталь рәвеш бирергә киңәш ителә. Көчле, 50 см.дан артык үсеп киткән ботакларның очын өзегез, бу алар тармакланып китсен өчен кирәк.
Июльдә агачларда су йөрешенең икенче мизгеле башлана, димәк, прививкалар эшләү вакыты җитте.
Кура җиләге өлгерә. Кортлы җиләкләрне җиргә ташламагыз, ә аерым савытка җыя барыгыз. Зыянлаган җиләкләрне тозлы суга салыгыз, кортлары өскә йөзеп чыгар. Личинкаларны җыеп алгач, кура җиләкләрен чиста су белән чайкатыгыз һәм кайнатма ясагыз. Җиләкләрен җыеп беткәннән соң туфракны сәнәк белән чокып чыгыгыз, бу кура җиләге кортла-рыннан котылу өчен мөһим. Аннан быел җимеш биргән һәм шулай ук яшь сабакларны 50 см. калдырып кисәләр.

Чәчәкләр исеннән башлар әйләнә...
Чәчәк атарга өлгергән күпьеллык чәчәкләр – лилия, пион, люпиннарның чәчәк сабакларын кисеп, тулыкыйммәтле минераль ашлама белән “сыйлыйлар”. Бу чорда шулай ук гиацинт, лалә суганчаларын да казып алалар һәм сентябрьгә кадәр җылы, коры урында саклыйлар.
Гладиолуслар һәм георгиннарны казыкларга бәйләп куялар, бу алар сынып харап булмасыннар өчен кирәк.
Берьеллык чәчәкләр даими су сибүне таләп итә, шулай ук, әгәр алар корткычлар белән зарарланган икән, “Интавир” препараты белән эшкәртегез.
Июль аенда киләсе елда гына чәчәк атачак примулалар, анютины глазки, маргариткалар, пелар-гония, төрек кәнәфере, аквилегия, дельфиниум һ.б. күпьеллык чәчәк культураларын чәчәргә мөмкин.
Бүлмә гөлләрен онытмыйк...

Җәен күпләребез тәрәзә төпләрендә үсүче гөлләрне дә ачык грунтка утыртырга ярата. Алар үзләренә көч тупларга өлгерә, ә аннан тәрәзә төп-ләрендә кыш буена чәчәк аталар.
Бу чорда бүлмәдә калучы гөлләр дә аерым игътибар сорый. Кояш кыздырган чорда тәрәзәләрегезне кәгазь белән каплагыз, шулай ук гөлләрегезгә “Теллура” препаратын бирергә онытмагыз. Бүлмә гөлләрен атна саен душ астында су белән коендырыгыз. Аларны күчереп утыртырга да мөмкин. Агачланган һәм әле яшел чыбыкчалар-ботаклар белән дә үрчетергә мөмкинсез.
Карагыз аны, урамнан гөлләр өчен зарарлы талпан яки тлә алып керүдән сак булыгыз. Әгәр алар күренә башлаган икән, “Фитоверм” препараты белән эшкәртегез.
Эш бер дә бетеп тормый: артык үсеп киткән жасмин, клеродендрум, фуксия һәм гибискусның ботак-ларын кисеп, матур форма бирегез.
Чүлмәкнең өске катындагы туфрак еш су сибүдән ката. Аны даими йомшартып торыгыз. Туфракның өске катын җыеп алып, яңасына алмаштырырга киңәш ителә

Яшеннән качуың хәерле...
Июльне яшеннәр ае дип атыйлар. Чынлап та, без яшәгән якларда иң күп яшен яшнәве әлеге айга туры килә. Яшен кайтаргычлар киң кулланылган бүгенге заманда да яшеннең афәтләре еш очрап тора. Шуңа да, әгәр күкне кара болытлар капласа, күкләр күкрәп, яшенле яңгыр ява башласа, саклану чараларын күрү мөһим. Мәсәлән:
üКесә телефоннарын, телевизор, радио һ.б. электр приборларын сүндерергә кирәк;
üЙортта-фатирда тәрәзә-ишекләрне давыл ачмаслык итеп, ныклап ябарга онытмагыз;
üТәрәзәгә якын тормаска кирәк, металл әйберләргә тотынырга ярамый;
üУрманда, акланда булганда, ялгыз агач астына яшеренергә ярамый, бигрәк тә карагач белән имән яшенне үзенә тарта;
ü Яланда булганда, яшеннән сакланыр өчен сай чокырга качарга мөмкин;
üАвтомобильдә китеп барганда, туктап, яшенле яңгыр үткәнне көтеп тору кирәк;
ü Әгәр кем дә булса яшеннән зыян күрсә, аңа беренче ярдәм күрсәтергә ашыгыгыз. Яшен суккан кешене, тиз генә киемнәрен салдырып, ясалма сулыш алдыралар, нашатырь спирты иснәтәләр, һушына килгәч, йөрәк даруы эчерәләр. Яшен утына эләккән кешене мөмкин кадәр тизрәк вакыт эчендә табибларга күрсәтергә, дәваханәгә озатырга кирәк.