Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Ягъни 18 ел буена көрәшеп кергән сәүдә оешмасының зыяны күбрәк түгелме...

Белешмә
Бөтендөнья сәүдә оешмасы (ВТО) – 1995 елдан халыкара сәүдәне либеральләштерү һәм әлеге оешма әгъзалары булган илләрнең сәяси-сәүдә мөнәсәбәт-ләрен көйләүче оешма. Ул 1947 елда имзаланган һәм 50 елга якын халыкара оешма функциясенә ия булган. Тарифлар һәм сәүдә буенча генераль килешүнең дәвамчысы санала. ВТОның бурычы халыкара сәүдәнең гомуми принципларын билгеләүдән гыйбарәт. Бүген әлеге оешмада 164 ил әгъза булып тора. Ул Швейцариянең башкаласы Женева шәһәрендә урнашкан. Оешманың төп максаты – дөнья илләрендәге бар сәүдә әйләнешен җайлау, дөнья икътисадының алга таба үсешен, конкуренцияне чикләүче ил чикләре, таможня барьерларын тулысынча алып ташлау.
Бу оешма бик күп илләрне берләштерә һәм алар барсы да диярлек базар икътисадлы илләр. ВТОның төп өстенлекләренең берсе – аның үз мәхкәмәсе бар. Әгәр нинди дә булса бер ил икенчесен кыерсыта икән, әйтик, бу илдән товар кабул итәргә теләми икән, мондый очракта рәхәтләнеп судка бирергә була. Аның, шулай ук, үзенең шарт кагыйдәләре бар. Ул илнең читкә сатыла торган товарларының сыйфатына катгый таләпләр куя.
Безне алырга теләмәделәр
Чит илләр белән күбрәк сәүдә итү теләге белән Русия әлеге оешмага керү өчен 18 ел дәва-мында сөйләшүләр алып барды. Һәм, зур каршылыкларны җиңеп, моннан алты ел элек 2012 нче елның 22 августында әлеге оешмага кабул ителде. Тарихка тирәнтенрәк тукталганда, 1986 елда ук Советлар Союзы ГАТТ (гене-ральное соглашение по тарифам и торговле) оешмасына керергә теләк белдерә. Ул вакытта СССР-ның әлеге оешмага әгъза итеп алынуына Америка Кушма Штат-лары каршы чыга. Янәсе бу оешмага планлы икътисадлы илләр түгел, ә бары базар икътисадын үз иткән һәм шуның буенча эшләүче илләр генә кабул ителергә тиеш. Соңыннан да оешмага керү өчен гаризалар язылып тора. Әмма безнең илне анда кабул итәргә ашыкмыйлар. Заманыбызның иң жор телле сәясәтчесе, ул чактагы хөкүмәт рәисе Виктор Черно-мырдин : “Как только мы начнем куда нибудь вступать – обяза-тельно на что-нибудь наступим”,– дигән иде. Бөтендөнья сәүдә оешмасына әгъза булып керүгә алты ел үткән вакытта бу сүзлә-рнең дөреслеген ныграк аңлый башладык, бугай.
Чыгарга кирәк дигән фикерләр бар
Бүген билгеле сәясәтчеләр һәм күренекле икътисадчыларның әле-ге оешмадан чыгарга кирәклеге хакындагы сүзләре ешрак ишетелә башлады. Күптән түгел АКШ пре-зиденты Дональд Трамп Америка Бөтендөнья сәүдә оешмасыннан чыгарга мөмкин дип чыгыш ясады. Трампның әлеге белдерүе Кытай белән сәүдә мөнәсәбәтләре кие-ренкеләнгән чорга туры килде. Вашингтон АКШка кертелүче Кытай товарларына яңа пошли-налар кертү турында игълан итте. Пекин моңа каршы җавап бирде һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасына шикаять җибәрде. Европа илләре-нең үзәк гәзитләре “Кытай – Америка сәүдә мөнәсәбәтләре аркасында сәүдә оешмасында реформалар булачак яки ул үз эшчәнлеген бөтенләй туктатачак”, дип язып чыктылар. Чөнки бу ике ил арасындагы сәүдә йөзләрчә миллиард доллар белән исәпләнә. Гомумән, АКШ Бөтендөнья сәүдә оешмасын үз кубызында биетергә чамалый. Чөнки АКШ дөньядагы барлык сәүдә әйләнешенең
13 процентын биләп тора. Ә бу оешмага кергән калган 163 илгә
87 процент туры килә. Әйткә-немчә, оешманың үз мәхкәмәсе бар. Нинди дә булса сәүдә әйләнеше белән риза булмаган ил аппеляция комиссиясенә мөрә-җәгать итеп мәсьәләне үз фай-дасына хәл итә торган иде. Бөтендөнья сәүдә оешмасының генераль директоры Роберту Азеведу соңгы айларда оешманың законнары бозылу сәбәпле борчылу белдерде:
– Ярты гасыр дәвамында бу оешма дөнья буенча сәүдә мөнәсә-бәтләрен көйләүче төп оешма буларак кечкенә илләрнең мән-фәгатьләрен дә якларга тырышып эшләп килде. 1995 елда Бөтендөнья сәүдә оешмасы булдырылганнан алып 500-дән артык мәхкәмә эше каралды. Мәхкәмә эше карал-ганнан соң, аның карары белән риза булмаган як оешманың аппеляция комиссиясенә мөрәҗә-гать итә ала иде. Соңгы ике елда, дөресрәге, Америкага президент булып Дональд Трамп килгәннән соң комиссия эшчәнлегенә аяк чалулар башланды. Закон буенча әлеге комиссиягә 7 юрист сай-ланып куела һәм алар аппеляция эшен карый башлый. Ә АКШ җитәкчелеге сайланган юристлар-ның исемлеге белән риза булмыйча гел эшне таркатып киләләр. Шул ук вакытта үзләре комиссиянең мәхкәмә эшләрен озак каравына зарланалар. Соңгы елда Русия һәм Кытай, Төньяк Корея, Иран, Ирак кебек илләргә карата керткән санкцияләрне туктату буенча эшләрне дә алар тоткарлый. Моны берничек тә сәүдә мөнәсәбәтләре дип әйтеп булмый, болар барсы да сәясәткә кайтып кала. АКШ оешма эшчәнлегенә үзгәрешләр кертүне таләп итә. Әмма аның эшчәнлегенә мин, генераль директор буларак та бернинди үзгәреш кертә алмыйм. Үзгәрешне бары шушы оешмада әгъза булып торган илләр бергә җыелып кына кертә ала. Болар барлык 164 илнең ризалыгы буенча гына эшләнә. Бу оешманың өстенлеге дә, кимчелеге дә булып тора. Өстенлеге шунда: кечкенә илләр дә оешма законы буенча яклау таба ала, кимчелеге – АКШ кебек илләрнең сәясәт буенча сәүдә эшчәнлегенә аяк чалуы. Бер генә ил каршы булса да, аппеляция һәм мәхкәмә эшләре дә карала алмый. Шуңа күрә дөнья сәясәте үзгәрү белән оешма эшчәнлегендә дә үзгәрешләр сорала, – диде Роберту Азеведу.
Русия сәүдә ки-лешүләре департаменты директоры урын-басары Екатерина Мойорова да оеш-ма эшчәнлегендәге җитешсезлекләргә тукталды.

– Русия 18 ел буена әлеге оешмага керү буенча сөйләшүләр алып барды. Ул елларда оешманың эшчәнлеге бернинди сораулар һәм ризасызлак тудырмый иде. Безне башта 2008 елда Грузия белән хәрби конфликтны сәбәп итеп 2012 елга кадәр оешмага кабул итми йөрттеләр. Аннары Украина белән конфликтны сылтау итеп әледән-әле санкцияләр кертә башладылар. Һәм моңа каршы Бөтендөнья сәүдә оешмасы берни дә эшли алмый. АКШ, башка Көнбатыш илләрен дә котыртып, Русия белән сәүдә итүгә каршылыклар китереп чыгарып тора. Русиягә каршы санкцияләр кертелүгә каршы ил Президенты 2014 елның 6 авгус-тында азык-төлек эмбаргосы кертте. Бу үзебезнең авыл хуҗа-лыгы товарларын җитештерү-челәргә ярдәм итү йөзеннән эшләнде. Әмма аның файдасыннан зыяны күбрәк булмадымы икән, ­– дип белдерде Екатерина Мойорова.
Әйе, эмбарго кертү авыл хуҗалыгы тармагына берникадәр ярдәм итте дип әйтергә буладыр. Тик сәнәгать тармагы, автомобиль һәм гражданнар самолетлары җитештерү өлкәсендә бу зур чыгымнарга китерде. Бер-ике ел эчендә генә зур сәнәгать тармакларында импорт алмаш-тыруны көйләп булмый шул. Авыл хуҗалыгына да моның өчен берничә ел кирәк. Мәсәлән, Польша һәм Венгриядән – алма, Төркиядән помидор кертүне тыю гына да бу азыкларга кинәт хак артуына китерде. Бер-ике ел эчендә генә алма бакчасы пәйда була алмый бит инде. Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәннән соң берничә ел дәвамында импорт пошлиналары азайтыла. Мәсәлән, 2014 елда безгә чит ил машиналары керткәндә таможня пошлинасы
35 процент тәшкил итә иде.
2019 елның 1 гыйнварыннын бу пошлина 10 процентка калачак. Пошлина проценты төшкән саен чит илдән кертелгән машиналар саны да арта. Нәтиҗәдә Русия автомобиль җитештерү сәнәгате берничә ел инде зур авырлыклар кичерә. Хөкүмәт бу сәнәгать бөтенләй туктап калмасын өчен ел саен дистә миллиард сумнар белән исәпләнгән дәүләт ярдәме күрсәтә. Соңгы елларда чит илгә күпләп ашлык сатабыз дип мактанырга яратабыз. Америка белән Кана-даны да узып киткәнбез дибез. Әмма ВТОга кергәч, бу яклап та без зур табыш алабыз дип әйтеп булмый. Без 30 миллионлап тонна ашлык сатабыз, тик елдан-ел күбрәк сатсак та чит илгә озатканда ВТО законы буенча ел саен экспорт пошлинасы да азая бит. Димәк, елдан-ел без ашлыкны очсызрак хакка сатарга мәҗбүрбез.
Шикәр чөгендере тармагы бөтенләй авыр хәлдә. Бу тар-макның элек-электән зур чыгым-нар таләп итүе билгеле. Чөнки чәчү орлыгының 90 процентын чит илдән сатып алабыз. Мул уңыш алыр өчен басуларны ашларга, заманча техника сатып алырга кирәк. Шул ук вакытта Сәүдә оешмасы килешүе буенча безгә Казахстан һәм Белоруссия аша күпкә очсыз камыш шикәре кертелә. Сазлыкларда чүп үләне урынына үскән шикәр камыш-ыннан эшләнгән шикәрнең үз кыйммәте берничә тапкырга арзанрак. Берничә ел элек, шикәргә хак үсә башлагач, зур керем алырга ният итеп кредитка кыйммәтле техника сатып алып төп башына утырган хуҗалыклар һәм шәхси кешеләргә кем ярдәм кулы сузар? ВТОның кире яклары шуннан күренә.
Кемнәр ота?
Бу күренешләрдән бары сәүдә үзәкләре генә ота. Чөнки таможня пошлиналары азаеп, азык-төлек һәм башка товарлар күпкә очсыз-ракка керсә дә, сәүдә үзәкләре аның хакын киметергә уйламый да. Шул ук вакыттта ил буйлап зур чит ил сәүдә үзәкләренең арта баруын күреп торабыз. Алар хакларны төшерергә ашыкмый, җитмәсә төп табыш чит илгә агыла. Шулай булгач, ВТОның гади халыкка да, илебезгә дә нинди файдасы бар дигән сорау туа.
Сәүдә оешмасына кергәнче без Африка илләренә түбәнрәк сыйфатлы ашлык озата идек. Әле сәүдә оешмасының сыйфатка катгый таләпләр куюы аркасында иң яхшы ашлыкны чит илгә сатабыз, ә үзебезнең кибетләрдән түбән сортлы бодайдан пеше-релгән икмәк сатып алабыз. Ни өчен шулай?

Рәдиф Фәтхи.