Печать
Просмотров: 2508

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Билгеле француз йөзүчесе Бенуа Лекомт Тын океанын йөзеп чыкмакчы. Күп километрлы дистанциясен ул Япониядән башлады.

АКШта яшәүче 51 яшьлек француз 6 айдан артык океан буенча көненә 8әр сәгать йөзәчәк. Спортчы барлыгы 9 мең километр юл үтмәкче. Әлеге чарага ул 6 ел буе ныклы әзерләнгән.

1998 елда Бенуа тарихта беренче тапкыр Атлантик океанны йөзеп чыккан иде. 73 көндә 6400 километр юл үтте ул. Ул чакта сәфәр ахрында Бенуа: “Башка беркайчан да”, – дигән иде. Әмма вакыт үтү белән яңа маҗарага тартылган.

Океан кадәр океанны йөзеп чыгу өчен физик әзерлек кенә түгел, батырлык та кирәктер. Чөнки акула, медузалар өеренә тап булуың, көчле давылга эләгүең бар. Артык салкын суда йөзәргә дә туры киләчәк. Әлбәттә,  Бенуа Лекомт океанга ялгызы гына ташланмый. Аны 6 кеше яхтада озата барачак. Ул шул көймәләрдә ял итеп, ашап-эчеп алачак.

 Спортчыны озата баручылар Тын океанның сәнәгать һәм көнкүреш калдыклары белән пычрануын да тикшерәчәк. Шулай ук Фукусимадагы атом-электр станциясендәге һәлакәтнең океанга нинди йогынты ясавын да билгеләмәкчеләр. Һәм, әлбәттә, Лекомтның йөрәге дә һәрвакыт күзәтү астында булачак.