Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Март аенда Голливуд йолдызы Джед Аллан мәрхүм булган. Безнең ил тамашачысына нәкъ шул “Санта Барбара” сериалындагы Си Си Кэпвел роле аша яхшы таныш ул. Таныш кына түгел,  күпләр өчен туганыдай якын. Ни өчен? Бәлки дистә елга якын аның гаиләсендәге хәл-вакыйгалардан хәбәрдар булып, кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәгәнгәдер. Ә бәлки Голливуд йолдызының тамырлары “бу тирәдән” булгангадыр. Минск егете Барановский Одесса кызына гашыйк булып, гаилә корган вакыт Беренче Бөтендөнья сугышы чорына туры килгән. Яшьләр сугыштан качып, Америкага киткән һәм анда авыр әйтелешле Барановский фамилиясен Браунга алыштырганнар. Джед Алланның да паспортта фамилиясе Браун. Ә “Аллан” нибары артист сайлаган тәхәллүс икән. Әйткәндәй, Джедның хатыны Тоби да иммигрантлар гаиләсеннән. Аның тамырлары Прибалтикага бәйле. Голливуд йолдызларына хәләл җефетләрен перчатка урынына алыштыру хас сыйфат. Әмма бу яктан Джед Алланны күпләргә үрнәк итеп куярлык. Хатыны белән 43 ел бергә яшәгәннән соң, 2001 елда соңгы юлга озата ул. Шуннан соң да башкалар ягына карамый...  

“Санта Барбара” турында сүз чыккач, башка геройларның язмышы да кызыксындырадыр.

Джудит Макконнеллга (София Кэпвелл) 73 яшь. “Санта Барбара”да карьерасындагы иң зур ролен башкара ул. Кияүгә чыкмый. Бердәнбер кызы 1990 елда суррогат анадан туа.

Робин Райт (Келли) 52 яшьтә. Күренекле Шон Пенда кияүдә була. Аның ярдәме белән сераиллардан зур кинога күчә.

Марси Уокер (Иден) 57 яшьтә. “Санта Барбара”да уйнаганда оператордан йөккә узып, малай таба. Биш тапкыр кияүдә була. Әлеге вакытта... христиан пасторы.

Тодди Макки (Тед) 55 яшьтә. Беркайчан да өйләнмәгән.

Нэнси Ли Гран (Джулия) 60 яшьтә. Телевидениедә уңышлы карьера ясый.

Робин Маттсон (Джина), 58 яшьтә, әле булса сериалларда уйный. 40 ел буе үз амплуасына тугры калып, тискәре рольләрне генә башкара.

Эй Мартинеска (Круз Кастильо)  70 яшь. Әле дә киноларда уйный. “Санта Барбара”га карьерасын һәм тормышын уңай якка үзгәртеп җибәргәне өчен рәхмәтле. Партнеры Иденны уйнаган Марсига чып-чынлап гашыйк булган ул. Әмма хатынына хыянәт итәргә базмаган. 

Лейн Дэвис (Мейсон) киноларда уйнаштырса да, төп эше театрда. Шекспирны популярлаштыру белән шөгыльләнә.

 Э.Ибраһимова "Санта-Барбара"ны искә алды. 

Фото ачык чыганактан алынды. 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Япониядә Кейко Оцухата исемле ханым бик нык күгәрченнәрне ярата икән. Алар арасына кереп кушылыр өчен хәтта аякларына күгәрчен ясап кигән. Алай гына түгел, аның фетрдан ясалган башмаклары күгәрченнәр арасында лидер булуын теләгән. Әмма кошлар аның теләген аңламаган булса кирәк, үз араларына “кабул итмәгәннәр”. Җитмәсә, әлеге аяк киеме шактый уңайсыз булып чыккан... Әмма Кейко күңелен төшермәгән. Мондый аяк киеме тегү өчен инструкция ясап, интернетка салган. Әйткәндәй, бер пар күгәрчен-түфли якынча 50 мең тора.

Хәер, тузга язмаган “аяк киемнәре” уйлап утыручылар белән дөнья тулган шикелле...

Э.Ибраһимова. 

Фото ачык чыганактан алынды. 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Көньяк Кореяда ел саен ялкаулар ярышы үтә. Бу турнирны 2014 елда рәссам Вупс Ян уйлап таба. Ул моны тормыштагы ыгы-зыгыга каршы куярга тели. Ярышта җиңү бик җиңел түгел, катнашучылар 1,5 сәгать тик утырырга тиеш, сөйләшергә, бер-береңә елмаерга, йокларга ярамый. 15 минут саен катнашучыларның пульсын үлчиләр, йөрәк ритмы тигез булырга тиеш. Ялкаулар ярышы елдан-ел популярлаша. 

Ирек мәйданы. 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Нурсолтан Назарбаев Казахстан белән 1990 елдан бирле идарә итә.

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев отставкага китә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте. 

"Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев отставкага китүен хәбәр итте", - диелгән бу хәбәрдә.

Нурсолтан Назарбаев ТВ аша халыкка мөрәҗәгать иткән. "Мин президент  вәкаләтләрен туктатырга дигән  карар кылдым", - дигән ул.

Президент сайлауларына кадәр Казахстан республикасы  башлыгы вазифасын Парламент сенаты спикеры Касым-Жомар Токаев башкарачак, дип яза РИА Новости.

  • Нурсолтан Назарбаев Казахстан белән 1990 елдан башлап идарә итте. 2015 елда аны бишенче тапкыр Президент итеп сайлаганнар иде.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Африкада алсу төстәге фил баласы туган. Африка филләре арасында бу сирәк күзәтелә. Белгечләр аның арытаба исән калуына шикләнә, чөнки Африканың кайнар кояшы нәни филнең сукыраюына китерергә һәм тире проблемалары тудырырга мөмкин. 
Алсу төстәге фил баласын күреп калган Майк Холдинг бу хәлне искитмәле тамаша дип атаган.