Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Ниһаять, утырту мизгеле артта калды. Хәзер инде утыртылган культураларны тәрбияләү эше белән мәшгульбез.
Июньдә киләчәк уңышка нигез салына. Бу чорда агач һәм куаклар аеруча дымга мохтаҗ була, чөнки дым аларның җимшәннәрен саклау өчен кирәк. Коры көннәрне дымландыру максатына яшь агачларга 2-4, ә җимеш бирә торган өлкән агачларга 10 һәм анннан да күбрәк чиләк су кирәк. Туфрак ким дигәндә 50 см. тирәсенә дымланырга тиеш.

Агачка дым җитәме-юкмы икәнлеген яшь агачның үсүче ботакларына карап әйтергә мөмкин: әгәр июнь ахырына алар 20 см.дан да азрак үскән икән, димәк, агачка дым һәм ашламалау җитми дигән сүз. Нормада алар җәйнең тәүге ае эчендә 50 см.га кадәр үсәргә тиешләр.
Июнь аенда бакчаны органик һәм минераль ашламаларның сыекчасы белән ашлыйлар. Шулай ук ботак төпләрендә үрчеп килүче “үги” ботакларны да кисеп торалар. Мүлчә белән капланмаган кәүсә тирәләрендә үскән чүпләрне гел утап торалар, юкса, орлыклары җитешсә, алар аны бар бакчага таратачак. Уталган чүп үләннәрен шунда ук җир өстендә калдыралар – алар мүлчә буларак та, органик ашлама буларак та хезмәт итә.
Исегездә тотыгыз: барлык җиләк культуралары арасында иң нык дым яратучы булып кара карлыган исәпләнә. Көннәр коры торганда аңа даими су сибеп торыгыз, юкса җимешләре вак һәм тәмсез булачак. Шулай ук карлыган төпләрен черемә белән мүлчәләргә киңәш ителә.
Бакча җиләге
Июнь ахырына бакча җиләге дә өлгереп җитә. Шушы ук вакытта аның “кызлары”, ягъни мыекчадан розеткалары да үсә. Әгәр кирәкмәсә, ул розеткаларны кисеп ташлагыз. Әгәр дә җиләгегезне үрчетергә уйлыйсыз икән, иң көчле розеткаларны – беренче һәм икенчеләрен генә алырга киңәш ителә. Җимеш бирүче җиләк төпләрен салам, утын чүбе һәм бакча кибетләрендә сатылган махсус пленка белән капларга киңәш ителә. Бу чара чүп үләннәрен дә үстермәс, хуҗабикәгә чиста һәм сәламәт җиләк җыеп алырга да булышыр.
Кура җиләге
Бу айда барыбыз да яратып сыйлана торган кура җиләген сыек ашлама белән “сыйлыйлар”.
Ай уртасына кадәр аның яшь сабакларының ботак очларын (70 см.дан да түбән түгел) да кисеп ташлыйлар, бу алар ботаклансын өчен эшләнә. Нәтиҗәдә, тагын да берничә ян сабаклар барлыкка килә, алар да җимеш биреп, уңышны арттыра.
Ай дәвамында бакчаның торышы артыннан контрольлек итү зыян итмәс, чөнки төрле корткычлар һәм чирләр безнең игътибарсызлыкны көтеп кенә тора. Шулай ук җимеш агачларына куелган тоткарлаучы билбауларны да карап кына торыгыз. Җиргә төшәргә торганнарын яндырыгыз – аларда, гадәттә, корткычлар урнашкан була.
Ончыл чык белән зарарланган крыжовник һәм карлыган ботаклары сындырып юк ителә, әгәр зарарлану көчле икән, тиешле препаратлар кулланырга киңәш ителә (кибетләрдә сатыла).
Июньдә яшелчә бакчасы
Әйткәндәй, ниһаять, җылылар башлануга һәм кояш көлүгә бакчачылар гына шатланып калмады, ә шулай ук яшелчә бакчасын котырып басарга ашыккан чүп үләннәре дә куанды. Аларны даими утап, кәтмәнләп тору туфракта дым сакларга, аны һава белән баетырга ярдәм итә һәм дошман чүпләрдән иртә стадиядә котылырга булыша.
Ай башында әле салкыннарның урап кайтуы мөмкин, шуңа да җиләкләрне, яшелчә һәм бәрәңгене суыктан саклау чаралары турында уйланыгыз.
Яңгырлар яумый икән, яшелчә культураларына суны ашламалар белән чиратлап сибәргә киңәш ителә. Тиешле препаратлар бу чорда сезгә төрле корткычлардан һәм чирләрдән качарга булышыр.
Бәрәңге
Биеклеге 15-20 см.га җиткәч, аны тулысынча туфрак белән күмеп бетерергә киңәш итә тәҗрибәле бакчачылар. Мондый түмгәкләр кояшта яхшы җылына һәм бәрәңге тизрәк үсә башлый: нибары 3-4 көннән соң ук туфрактан көчле сабаклары һәм яфраклары күренә. Әгәр дә колорадо корты яфалый икән, бүген кибетләрдә хәвефсез биопрепаратлар бар. Ә болай, бәрәңгесе артык күп булмаган бакчада, корткычларны кул белән җыярга киңәш ителә.
Айның тәүге яртысында, туңдыру куркынычлары үтеп киткәннән соң, җылылык яратучы культуралар – ташкабак, кабак, арбуз, кавын, кыяр, помидор һ.б. утырталар. Шулай ук соң өлгерә торган кәбестә, кышкылыкка кишер, чөгендер утыртырга мөмкин.
Теплицада ниләр бар?
Анда – үз мәшәкатьләре. Матур гына алынып китү белән үк, “үги” ботакларны юк итә башларга кирәк(сортына карап, әлбәттә). Яшь үсентеләрне аена 2-3 тапкыр органика яки минераль ашламалар белән сыйларга киңәш ителә. Помидорларга сирәк, атнасына нибары бер тапкыр, мул итеп су сибәргә (туфракка тирәнрәк үтеп керерлек итеп) кирәк. Бу, үз чиратында, тирән һәм көчле тамыр системасы булдырырга булышлык итә.
Кыярлар
Бу айда кыярлар аеруча зур игътибар таләп итә. Аларны түтәлдә үстергәндә, 5-6 яфраклары барлыкка килү белән, үсеш нокталарын өзеп алыгыз. Бу ян сабаклар барлыкка килүгә булыша, ә алар, билгеле булуынча, хатын-кыз тибындагы чәчәкләргә бай була. Әгәр дә яфраклар саны чиксез күп һәм кыярның сабагы артык озын үсәргә өлгергән икән, артык ян ботакларны кыскартырга, хәтта өзеп үк ташларга туры киләчәк. Кыярның тамырлары чагыш-
тырмача өстә ята һәм алар артык дымга да, түбән температураларга да сизгер. Моннан котылу өчен кыяр төпләрен гел йомшартып торалар. Ләкин кәтмән белән дә еш куллану хәвефле, чөнки өстә генә урнашкан тамырларның зарарлануы мөмкин. Күп тәҗрибәле бакчачылар бу чорда, кыяр төпләренә сәнәк кадап, аны даими селкетеп, һава үтеп керүгә булышлык итәләр.
Игътибар! Яңгырлы көннәрдә түтәлләрне төнгелеккә пленка белән ябып куярга киңәш ителә, бу андагы хатын-кыз чәчәкләрдәге серкәләр юылып төшмәсен һәм уңышка зыян килмәсен өчен эшләнә.
Чәчәкләр бакчасында
Июнь башында берьеллык чәчәк, георгин үсентеләрен утыртуны төгәллиләр. Шул ук вакытта декоратив үсемлекләр артыннан тәрбияләү – су сибү, чүпләрне утау, ашлау, туфракны йомшарту төп эшләр булып тора.
Ашламаларга килгәндә, органик ашламалар да, чәчәкләр өчен махсусларын да кулланырга мөмкин. Ай башында барлык күпьеллык чәчәк куакларын һәм декоратив культураларны (алар хәзер бик зур үсештә) ашларга киңәш ителә.
Әйткәндәй, бу чорда бакчаларны тлә һ.б. яфракларны тәмләп кимерүче корткычлар баса. Аларны махсус препаратлар белән эшкәртегез.
*Июнь аенда, кемнәр газон үстерә, шуларга газоннарын чабарга, декоратив куакларны кисеп, “тере коймалар” формалаштырырга кирәк булачак.

*Чалмабашлар (пион) өчен декоратив киртәләр урнаштырсагыз, чәчәкләрегез күз явын алырлык булып күренер. Шул ук вакытта биеккә үрмәләп үсүче клематислар, розаларның яңа гына үрләгән нәфис ботакларын бәйләштереп торырга онытмагыз.

*Җәйге чәчәкләр өчен июнь – иң актив үскән чор, ә язгылары өчен – тынычлыкка китү чоры. Ай ахырында ләла чәчәкләренең яфраклары саргайгач, бүлбеләрен чокып алалар һәм киптерү өчен җылы, яхшы җилләтелә торган бинага кибәргә салалар. Ә суганчалары вак булганнар (мускарьләр, крокуслар һәм галантуслар) ел саен казып алуны таләп итми. Шулай да, әгәр алар бик артык үрчеп китсәләр, суганчаларны аерып, яңа урынга утырталар.

Игътибар!
Күп кенә бакчачылар туфракка аз нәтиҗәле ашламалар кертәләр ә менә көлне санга да сукмыйлар. Күпләр сәнәгать эшләп чыгара торган минераль ашламаларны көлдән өстенрәк дип саныйлар, ә бит агач көле (бигрәк тә каен утыныныкы), без көн саен куллана торган культураларның уңышына, аның сыйфатына тәэсир итү буенча хәтта алардан узып та китә. Көлдә, азоттан кала, үсемлекләр өчен кирәк булган туклыклы матдәләр бар. Анда калий (4-20 процент), фосфор ( 20 процент) һәм кальций барсыннан да күбрәк (20-31 процент), бор, марганец, молибден, цинк, бакыр һ.б. микроэлементлар да бар. Аларның барсына да аеруча чөгендер, бәрәңге, кишер һәм башка яшелчә үсентеләре мохтаҗ була. Известьле ашламалар урынына көлне әче туфракларны яхшырту өчен дә файдаланырга мөмкин. Безнең мичләрдәге көлнең кыйммәте шулар белән билгеләнә дә инде.
Махсус битне Гөлара Арсланова әзерләде.