Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Декабрь мәшәкатьләре № 49, 8 декабрь, 2017

Декабрь – елның ахыры, ә кышның башы. Иң кыска төннәр, чатнама суыклар, өзлексез яуган карлар – менә алар кыш башының төп сыйфатлары! Быел декабрь аена Башкортстан халкы карсыз аяк басты дисәк тә дөрес булыр. Шулай да, әнә карлар көннән-көн күбрәк ява, бу исә озакламый бездә дә кыш тулы хакимлек итә башлар дигән өмет-ышаныч бирә. Декабрьне бакчачылар өчен иң тыныч ай дип атарга мөмкиндер. Бакча җимешләре күптән җыеп алынган, эшкәртелгән, саклауга куелган. Бакчада тик вак-төяк, ләкин... мөһим эшләр генә калган.

Декабрьдә, әгәр карлар ява икән, иң мөһим бурыч булып кар тоту тора. Әгәр кар күп икән, җимеш агачлары тирәләрен кар белән таптап-таптап күмегез. Аеруча 1-4 еллык яшь үсентеләрне сакларга киңәш ителә. Бу агачларга гына түгел, ә розаларга һ.б. декоратив куакларга да кагыла.
Ылыслы үсентеләрнең ботаклары кар авырлыгы астында сынмасын өчен аларны тирә якка кыска агач кагып (колья) бәйләп куегыз. Зарарланган, сынган һәм корыган ботакларны кисеп атыгыз.
Әгәр дә көннәр тәмам салкынайтырга өлгергән, ә кар әле төшмәгән икән (быел бездә нәкъ шушы күренеш күзәтелә), кәүсә тирәләрен 10 см. калынлыкта җылытучы материал белән каплагыз.
Бакчачының декабрь аенда тагын да бер мөһим бурычы – бакчаны кимерүчеләрдән саклау. Әгәр дә сез кимерүчеләрнең быел нык артуын беләсез икән, яшь агачларны махсус сетка яки башка материаллар ярдәмендә сакларга тырышыгыз. Кәүсә тирәли карны таптап, тыгызлап тору да тычканнарны сезнең бакчадан китәргә мәҗбүр итәр.
Еш кына бакчачылар начар сыйфатлы җимешләрне агачта калдыра һәм алар мумияләшеп, агачның үзенә генә түгел, ә бар бакчага гөмбәчек авырулары яки җимеш эчендә калган корткычлары белән хәвеф тудыра башлый.
Көннәр артык салкын тормаса, көзге яңгырлар юып төшергән агачларны аклау эшен кабатларга мөмкин. Кәүсәләрне һәм скелет ботакларны аклау агачларны үтергеч кояш нурларыннан саклый.
Декабрьдә бакчада гына түгел, өйдә дә эш җитәрлек. Даими рәвештә гладиолуслар, бегонияләр һәм георгиннарның суганча, бүлбеләрен караштырып тору кирәк. Корыган һәм чери башлаганнарын жәлләми ташлагыз.
Башка күп эшләргә алынырга вакыт
Декабрьдә күпләр, ниһаять, парник һәм теплицаларын ремонтлаштыра башлый.
Бүген күпләр матур агачларның озак еллар үсеп җитүен көтеп торырга теләми, һәм әзер үскәнне китереп утырту өчен акчасын жәлләми. Менә декабрь ае бу эшне башкару өчен иң уңайлы мәл. Агачларны кышын утыртып, сез аларның яхшы тамыр җибәреп, үсеп китә алачагына ышана алачаксыз. Моның сәбәбе гади – агачларның бу чорда яшәеш процесслары бик акрын бара, шуңа да алар күчереп утыртуны, зур булсалар да, җиңел кичерәләр. Утыртканнан соң ныгытырга, бәйләп тә куярга кирәк булыр, ә кәүсә тирәләрен калын итеп мүлчәләгез.

Киңәшләр
*Бу чорда үсенте орлыкларын утырту өчен савытлар җыештыра башларга кирәк. Күпләребез моның өчен кул астында, эшкә яраклы булган бөтен әйберне куллана. Алдан кайгырта башлаганда, вакыты җиткәч, савыт эзләп башыгыз авыртмас.
üӘле, эшләр азрак вакытта, вакытыгызны кирәкле орлыклар һәм бакча кораллары сатып алуга багышлый аласыз. Бу чорда хаклар чагыштырмача арзан, ә ассортимент шактый мул була.
*Базларны даими тикшереп торыгыз: саклауга куелган бәрәңге, кәбестә, кишерләрегезнең хәле-торышы ничек?
üКыш айлары безнең якларда калучы кошлар өчен бик тә авыр мәл. Шуңа да аларны үзегезнең бакчага ияләштерергә тырышыгыз. Болай иткәндә, сез бакчагызны корткычлардан сакларга булышачак кечкенә ярдәмчеләргә баетырсыз.
*Декабрь аенда күпчелек йорт гөлләре үсештән туктап кала, ял итә. Бу чорда аларга суны аз сибәргә киңәш ителә. Ә кышын да үсүен дәвам итүче һәм чәчәк атучы гөлләргә су мул сибелә, аларны вакыты белән ашларга да онытмагыз.
Махсус сәхифәне
Гөлара Арсланова әзерләде.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>