Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Бакчачы мәшәкатьләре № 44, 3 ноябрь, 2017

Менә бакчадагы эшләр вакыты да үтеп бара. Ноябрь – кышның капкасы ди халык әйтеме. Бу чорда көннәр салкынайта, салкын җилләр исә, әле кары-әле яңгыры ява. Һәм безнең яздан көзгә кадәр тырышып эшләгән, үзенең гүзәллеге белән сокландырган, тәмле җиләк-җимеше, яшелчәләре белән сыйлаган уңган бакчабыз кышкы йокыга талырга җыена...

Ноябрьдә мөһим эшләр
Бу чорда язгы прививкалар өчен җиләк-җимеш агачларыннан чыбыкчалар әзерләп куялар. Әгәр дә сез күптән хыялланган агач яки куакның тәгаен сортын үстерәсегез килә икән, чыбыкчаны нәкъ менә хәзер әзерләргә кирәк булыр. Бу вакытта коелган яфраклар һәм җимешләр инде “ана сөтен” эчмиләр, шуңа да чыбыкчалар тиешенчә өлгергән һәм өлешчә чыныккан булалар.
Чыбыкчаларны җиңелчә салкын көнне кисәләр һәм шунда ук саклауга салалар. Чыбыкчалар яткан урында температура – 2, –4 градус чамасы булырга тиеш.
Саклау ысулларының берничәсен тәкъдим итәбез:
*Кар япмасы астында (50-70 см. тирәнлектә). Кар аз булган елны бу ысул уңышсыз санала.


*Салкын подвалда. Ләкин әлеге ысул күпчелек үсентеләр, мәсәлән, төшлеләр өчен уңышсыз санала. Моннан тыш, әгәр көннәр җылытып җибәрсә, өйнең дә, базның да кинәт җылынып китеп, чыбыкчаларның вакытыннан алда уянуы мөмкин.
*Суыткычта. Бу ысул чыбыкчалар аз күләмдә булганда уңышлы санала. Әйткәндәй, питомниклар чыбыкча асрау өчен махсус зур суыткычлар тота. Суыткычта дымлылык күрсәткече дә яхшы, аны көйләп тә була.
Бүген күпләр чыбыкчаларны кыш уртасында да әзерләргә мөмкин, бер аермасы да юк дияргә ярата. Ләкин экспертлар моның белән килешми: көннәр артык суытканчы әзерләгән материал иң яхшы сыйфатлысы була, алар ана агач-куакның бар характеристи-касын саклый дип раслый алар.

Орлык чәч!
Безнең якларда ноябрь урталарысыз кар ятарга ашыкмый. Шуңа күрә, әгәр орлыкларыгыз калган икән, әле чәчә аласыз. Мәсәлән, берьеллык чәчәк атучы чәчәкләр – астра, тырнак гөл, мәк, эшшольция, маттиола, скабиоз, күкбаш (васильки), кыңгыраулар, рудбекияне ноябрь аенда да туфракка салырга була.
Кайсыбер ашый торган культураларны да бераз чәчеп калдырыгыз. Мәсәлән, салат, шпинат, укроп, кишер, орлык суганы “нигә болай соң чәчтегез?” дип һич тә үпкәләп тормас, язгы җылыны тою белән шытып та чыгар. Утыртуны туфракның өске катламы туңазыта төшкәч башкарырга мөмкин (1-3 градуста).
Күбебез көзне җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары утырту өчен иң уңышлы чор дип саный.
Җимеш агачларының кайбер төрләрен көздән утыртып була. Шундыйларның берсе – груша. Көз көне утыртканда, бу агач яңа урынга яхшы ияләшә, күп итеп су сибүне яки тәрбияләүне таләп итми. Грушаның тамырлары көчле, ул туфрактан дымны үзе дә таба ала. Бары гадәттән тыш кызу көннәр торса яки корткыч бөҗәкләрне агуларга кирәк булганда гына беркадәр хезмәт кую кирәк булачак.
Алмагач, слива да шундый ук үзенчәлеккә ия. Аларны көздән утыртуның өстенлеге – язга кадәр җиргә ияләшеп, тамыр системасы ныгып кала. Җимеш агачлары өчен урынны алдан яхшылап әзерләргә кирәк: ашлама керткәндә аны алдагы җиде елга исәпләп салалар. Туклыклы матдәләр җитмәсә, агач һәлак булырга мөмкин яисә җимешләрен саран бирер.
Игътибар! Бүген күпләр үсентеләрне ябык тамыр системасы белән сатып алырга тырыша, ә андыйларны ел әйләнәсенә диярлек утыртырга мөмкин.
Тәртип булырга тиеш
Сентябрь-октябрь аенда бакчада эшләрнең исәбе-хисабы юк, шуңа кайчак бакчаларны җыештырып, тәртипкә китерү ноябрь аена торып кала. Чисталык һәм тәртип бик мөһим – безне куандырган һәм туендырган бакчабыз кышкы йокыга матур булып китәргә тиеш.
*Коелган яфракларда төрле корткычлар һәм төрле чирләр булырга мөмкин, аларны җыеп яндырырга, ә агач кәүсәләрен акларга киңәш ителә.
*Ныклы салкыннар башланганчы агач һәм куакларны сирәкләргә, аларны дөрес формалаштырырга киңәш ителә (болар хакында без язган идек инде).
*Күпләребезнең бакчасында бүген кечкенә буачыклар бар. Алардан суны тулысынча түгеп бетермәскә киңәш ителә, бераз калдырырга кирәк булыр. Буаның формасы бозылмасын өчен аның эченә яртылаш су тутырылган пластик шешәләр салыгыз. Чистарту корылмаларын, фонтанны чистартып кышкы саклауга куегыз.
Казыргамы, әллә юкмы?
Уңышлар җыелып беткәннән соң күпләр бакчаны казымыйлар. Ләкин тәҗрибәле бакчачылар түтәлләрне казып калдыру яклы. Бу вакытта туфрактагы кәсләрне ватмыйлар, җирне тигезләмиләр. Моның файдалы ягы шунда: туфракка кереп урнашып, рәхәтләнеп кышларга җыенган төрле корткычлар һәм аларның личинкалары тәүге каты салкыннардан соң ук һәлак була, шул ук вакытта кәсләр бакчада кар тоту җайланмалары ролен дә үтиләр. Моннан тыш эре кәсләр туфракны кислород белән баета, дым саклый.
Ноябрь башында бакчага үткәрелгән су торбаларыннан суны түгәргә, шлангларны, бакча коралларын чистартып, ремонтлап, майлап сакларга куярга онытмагыз. Җылытылмый торган теплицалар һәм парниклар бу чорда консервацияләнә.


Сорау-җавап

Сорау: Безнең бакчабызда үскән ирга агачы (дүңкәл) бик картайган иде, аны кисеп ташладык. Инде икенчесе буй җиткереп килә. Ләкин мин артык биеккә үсүен теләмим. Аны ничек формалаштырырга?

Җавап: Ирга гел яшәреп торсын һәм уңышны мул биреп куандырсын өчен аны гел кисеп, формалаштырып торырга киңәш ителә. Агачның тәбәнәк булуы җыйнаклык бирә, аның җимешләрен җыю җиңелләшә, шул ук вакытта бу агачны кошлар һөҗүменнән саклый. Үсемлекне иртә язда кисеп, кирәкле форма бирәләр, ягъни, кәкре һәм эчкә карап, артык озын һәм зәгыйфь булып үскән ботакларын кисәләр. Тамыр үсентесен өчтән артык калдырырга киңәш ителми.

Сорау: Яз башында борыч ор-лыклары сатып алган идем. Орлыкның пакетында кып-кызыл борычлар төшерелгән. Тик түтәлдә борычым кызармады, яшел килеш калды.

Җавап: Сез, мөгаен, аны вакы-тыннан алда җыеп алгансыздыр. Борычның өлгерүе ике төргә бүленә: техник һәм биологик өлгерү. Беренчесендә борыч яшел булса да, аны ашарга ярый, ул бик тәмле, витаминнарга бай була. Бер айдан исә ул өлгерүенең икенче стадиясенә күчә һәм төсен үзгәртә башлый. Кызыл борычта С витамины яшеленә караганда 3 тапкырга (!) күбрәк була.

Сорау: Ни өчендер зелпе куагыбыз (жимолость) бер елны яхшы уңыш бирә, ә икенче елны, гомумән, бирми. Рәхәтләнеп ял итәме икән? Аны бит салкын-нарны җиңел кичерә диләр...

Җавап: Зелпе куагының чәчәкләре –7 градус салкынга да чыдый. Ә уңыш күләменә исә быелгы табигать шартлары түгел, узган елдагысы тәэсир итә. Шулай булгач кыш чыгу шартлары зелпегә тәэсир итми калмый.
Күп сортларда чәчәк яралгылары көзен яисә кышын харап булалар. Җылы һава шартлары аларны тынычлык халәтеннән чыгарга “котырта”. Ә соңыннан китереп бәргән салкыннар алар өчен чын мәгънәсендә һәлакәт була.

Бу кызыклы!

Тәмәке тартучыга – кишер
Кишер кешенең төс-кыяфәтенә тәэсир итә алуы белән барлык башка яшелчәләрдән аерылып тора. Аның бигрәк тә тән тиресенә яхшы тәэсире көчле. Кишер суты кан тамырларын “юа”, бавыр һәм ашказаны эшчәнлеген көйли, тырнак һәм чәчне ныгыта, күз күрүне яхшырта.
Беренче чиратта, әлеге яшелчәне тәмәке тартучылар үз итәргә тиеш – кишер тәмәке төтенендәге канцероген матдәләрне “богаулый”.
Тәмәке тартучыларга рационнарына үсемлек җепселләре күп булган ризыклар кертү мөһим. Болар исәбенә – яшелчәләр, арыш икмәге, ярмалар керә. Шулай ук – йөрәкне ишемик авырудан сакларга булышучылар да.


Супер карбыз

Япониядә 8 килолы бер карбыз аукционда 6100 долларга сатылган. Бу яңа сорт җиләк икән. Ул бары тик Хоккайдо утравында гына үстерелә һәм гади карбыздан бик-бик тәмле булуы белән аерылып тора.

 

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>