Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Майда бакчачының эшләре артканнан-арта. Бу айда утыртасыларны утыртып өлгерергә, үсентеләргә үсәр өчен уңайлы шартлар тудырырга һәм, әлбәттә инде, бакчаны карап-тәрбияләп торырга туры киләчәк.
Май ае шунысы белән хәвефле: кызу кояштан соң, каты салкыннар кире әйләнеп кайтырга мөмкин. Шуңа да, һава торышы салкынайтса, үсентеләрнең гомерен саклап калу чаралары турында бакчачыга алдан кайгырту мөһим.

Мөһим эшләр
Җәй үкчәгә басып килә, шуңа барсын да эшләп өлгерергә кирәк. Майда эшләр түбәндәге пунктларны үз эченә ала:
*Ачык туфракка яшел, салкынга чыдам культураларны утырту.
*Яшелчә һәм чәчәк орлыкларын үсентегә утырту.
Үсентеләрне ачык туфракка утырту.
*Үсемлекләрне май кырауларыннан саклау.
*Апрельдә өлгермәгән булсагыз, агачларга прививкалар ясый аласыз. Тик бу чорда чыбыкчаларның алынып китү мөмкинлеге кими.
*Бакчаны тәрбияләү, җиләк-җимеш агачларына санитар кисү үткәрү.
*Корткыч бөҗәкләр белән көрәш, җиләк-җимеш агачы һәм куакларында төрле зарарлы чирләрне искәртү һәм дәвалау, кояш, көчле җил белән зыянлаган ботак-кәүсәләрне эшкәртү.
*Вакытында су сибү һәм минераль ашламалар белән “сыйлау”.
Ай башында кишәрлекләрдә дым каплатуны, туфрак эшкәртүне дәвам итеп, иртә өлгерешле культуралар чәчүне, бигрәк тә иртә өлгерешле ак башлы, чәчәк, пекин кәбестәләрен һәм кольраби утыртуны төгәллиләр, иртә өлгерешле бәрәңге утырталар.
*Майның беренче көннәрендә үк бакча җиләген (әгәр дә ул яшелчә бакчасында үстерелгән булса) туфрагы белән бергә күчереп утыртырга мөмкин, болай эшләгәндә, ул быел ук җиләк тә бирәчәк.
*Кырау төшүе көтелгәндә, бакча җиләге түтәлләрен һәм кырауга чыдамсызрак башка төр культураларның өстен камыш яки пленкалар белән каплыйлар.
*Майның икенче яртысында кәбестәнең соң өлгерешле сортларына (Подарок һ.б.) туфрак әзерлиләр һәм аларны алда күрсәтелгән тәртиптә утырталар.
*Инде үсеп килә торган культураларның рәт араларын йомшарталар, иртә утыртылган тамыразыкларның (кишер, чөгендер һ.б.) шытымнарын сирәклиләр.
*Батун суган, күп яруслы суган, редис, рәваҗ, салат һәм шпинатның тәүге уңышларын җыеп алалар. Беренче тапкыр уңышын кисеп алганнан соң күпьеллык суган, рәваҗ һ. б. яшелчә культураларын тукландыралар, рәт араларын эшкәртәләр.
*Әгәр дә май ае коры торса, яшелчә культураларын, туфрак җилләгән саен, бу айда берничә тапкыр сугарырга туры килә, бигрәк тә кәбестә, кишер, чөгендер һ.б. культуралар сугаруга таләпчән. Әгәр дә бакча җиләге кишәрлекләрендә корып коелган бутоннар күрсәгез (аларны кура, бакча җиләге коңгызлары зарарлаган), җыеп алып яндырыгыз яисә кайнар суга салыгыз.
*Майның икенче яртысы — җылы яратучы культураларга (кыяр, помидор, карбыз, кавын, кабак, ташкабак һ.б.) туфрак әзерләү вакыты (туфракны эшкәртәләр, ашлыйлар, тигезлиләр). Шушы ук вакытта кыяр чәчәргә яисә алдан утыртылган үсентеләрне ачык грунтка (пленка астына) күчереп утыртырга, ә 25 майдан соң помидор рассадаларын шулай ук ачык грунтка күчереп утыртырга мөмкин.
*Майда шулай ук теплицалардагы кыяр һәм помидорларны карап үстерү мәшәкатьләренең бөтен комплексын башкаралар. Кояш белән җылытыла торган пленкалы язгы теплицаларда май урталарына кадәр кыяр, помидор үсентеләрен утыртуны төгәллиләр.
*Парникларда исә рассада һәм барлык башка яшелчәләрне карап үстерүне дәвам иттерәләр. Шул ук вакытта май башында ачык грунтка утырту өчен кавын, карбыз, ташкабак орлыкларын туклыклы кубик яисә стаканнарга чәчәләр.
*Майның башында салкын рассадникларга үсентеләр алу өчен кәбестәнең уртача өлгерешле сортларын (Слава, Осенняя Грибовская һ.б.) чәчәләр.
*Майның беренче ункөнлегендә помидорны парникларга һәм пленкалы каркасларга күчереп утыртуны төгәллиләр.
*Ачык грунтка утырту өчен соң өлгерешле кәбестә һәм помидор үсентеләрен сайлап алалар.
*Җылыту өчен әзерләнгән барлык япмаларны киптерәләр һәм кыек асларына яки сарайларга җыеп куялар.


Җимеш бакчасында
Ай башында агач-куаклар утыртуны төгәлләү, беренче ике атнасында чыбыкчалар ялгау, агач төпләрен казып чыгу, органик һәм минераль ашлама кертү, сугару, мүлчәләү... Кисмән, гөблә, яфрак бөтергеч, чәчәкашар, көя, яфрак борчачыгы, күбәләк корты кебек корткычлардан саклау максатыннан, бөреләр ачылганчы һәм чәчәк таҗлары ачылырга ике-өч көн кала төрле химикатлар сиптерү...
“Неорон”, “Децис”, “Маршал” кебек аеруча көчле химикатлар белән эш иткәндә, корткычлар исән калмас калуын, әмма саклык чараларын төгәл үтәү, дозаны арттырмау мөһим. Артыгын тырышып җибәрсәк, үзебезнең ярдәмчеләрне – бакчадагы кошчыкларны, алтын күз, камка, безелдәвек чебен, коңгыз кебек файдалы бөҗәкләрне дә юк итеп куюыбыз бар. Ачык грунттагы һәм теплицалардагы үсемлекләрне “Фитоверм”, “Актофет”, “Барьер” кебек биопрепаратлар, “Хом”, “Оксихом” кебек фунгицидлар белән эшкәрткәндә, гөмбәчек чирләре азына алмас.
Безнең төбәктә төнге кыраулар июньнең беренче ункөнлегенә чаклы күзәтелә, шунлыктан җиләк-җимеш бакчасын һәм яшелчәләрне саклау чараларын күрү зарур. Алмагач, чия, слива, грушалар чәчәк атканда, булачак уңышны саклап калу максатыннан, таң алдыннан төшеп, гадәттә кояш чыккач бер-ике сәгать чамасы хакимлек итүче кыраулы салкын һаваны зарарсызландыру өчен, бакчада төтен шашкалары кулланырга яки бик зур саклык белән биш-алты урында чүп-чар ягарга туры килә.
Ачылмаган алмагач чәчәге бөресе минус 3-4 градуска чыдаса, ачылганы минус бер градуста да туңа. Балан чәчәк атып, шомырт салкыннары узгач кына, әлеге җәһәттән җиңел сулыш алырга була.
Агач-куакларның, бакча җиләкләренең чәчәкләре коелмасын, җимешләре эре һәм мул булсын өчен, өсләренә “Бутон”, “Завязь” препаратлары бөркү, ә җимшәннәр ярала башлаганда, төпләренә сыер, кош тизәге, үлән әчеткеләре сибү, алар тиз арада тамырларга барып ирешсен өчен, бик яхшы итеп сугару файдалы.


Чәчәкләр игътибар сорый!
Май аенда дистәләгән төрле чәчәк – борын төрткән гладиолус, георгин, ирис, лилия һ.б. бүлбеләрен ачык грунтка күчереп утыртабыз.
Майда суганчалы чәчәкләр салкын һәм озын кышлардан соң күңелләрне күтәреп җибәрә, күзләрне иркәли. Умырзаялар һәм нарцисслар, лаләләр һәм декаратив суган үскән түтәлләр яныннан һич тә китәсе килми. Ләкин шуны онытырга ярамый: алар чәчәк атып беткәч, сабаклары гадәти шиңәргә тиеш.
Язгы чәчәкләр атып беткән вакытта аларның үскән урынын онытмас өчен билгеләп куярга онытмагыз. Юкса, буш урын икән дип, аларны казып борчуыгыз, суганчаларына зыян китерүегез дә бар бит. Әгәр лалә суганчаларын казып алырга уйласагыз, моны чәчәк ату тукталганнан соң 30-40 көн үткәч кенә эшләргә кирәк. Бушап калган урыннарны берьеллык чәчәкләр утырту өчен файдаланырга мөмкин. Бу чорда туфракка җәй һәм көз буена чәчәктән өзелми торган орлыклар сибегез.
Бу чорда лилияләр гаиләсеннән булган чәчәкләр аеруча игътибар сорый (лилияләр, лилейниклар, рябчиклар һ.б.). Аларга гадәттә лилейник коңгызы зур зыян сала. Зарарланырга өлгергән төпләрне корткычлардан һәм аларның йомыркаларыннан тазартырга, әгәр бу мөмкин түгел икән, төбе белән чокып алып, яндырырга кирәк.
Игътибар! Кайсыберәүләр корткычлардан һәм төрле авырулардан коткару өчен чәчәкләргә көчле агулар сибәргә тырыша. Моны эшләргә киңәш ителми, зарарландыру өчен һәрвакыт табигый, экологик яктан чиста препаратлар кулланырга тырышыгыз.


Яшелчә бакчасында
Бакча җиләген, ачык грунтка күчереп утыртылган помидор, борыч, кыяр, баклажан үсентеләрен язгы кыраулардан, төнге салкын һавадан, көн уртасында кояшта пешүдән саклау өчен, пленка япмаларга караганда, тукылмаган материал куллану күпкә отышлырак. Беренчедән, алар һаваны һәм суны яхшы үткәрә, алар аша кояш нурлары төшә, ә корткыч бөҗәкләр керми. Иртән ачып, кичен ябып мәшәкатьләнәсе дә юк, саклап кына тотканда, бу материаллар безгә берничә ел хезмәт итә алыр.
Май аенда без чәчкән культуралар гына түгел, чүп үләннәре дә бик тиз баш калкыта, вакытында чара күреп өлгермәсәң, уңышыңның зур өлешеннән коры калуың да бар, чөнки чүп үләннәрендә корткычлар тулып ята. Алар әүвәле чүп үләннәрендә үрчиләр, ә аннан соң түтәлләрдәге яшь үсентеләргә – кәбестәгә, яңа тишелгән редиска, шалкан, торма кәлшәләренә һ.б. ябырыла.
Бу айда яшелчә орлыкларын чәчүне дәвам итәбез. Җирен тиешенчә эшкәртеп, ашлап, бүлбеләрен яшелләндереп-үрдереп, колорадо коңгызы, катыкорт зарарламасын өчен, “Престиж” препараты белән эшкәртеп бәрәңге утырту – үзе зур мәшәкать. Май башында, шәһәр фатирларында үстерелеп, балконнарда чыныктырылган үсентеләр теплицаларга күчерелә. Кыраулар беткәнче, бер айдан артык биредә тамыр системасын ныгыталар, сабаклары тармаклана, чәчәк бөреләре формалаша. Май ахыры-июнь башында үлән бете, акканат кебек корткыч күбәләкләр биредәге үсемлекләрне зарарламасын өчен, профилактик чаралар күрергә, “Золотая Искра” яки “Командор” кебек тәэсире озакка бара торган препаратлар сибәргә, үсемлекләрне “Агрикола” кебек суда тиз эрүче ашламалар белән тукландырырга кирәк. Май аенда күпьеллык чәчәкләр япмаларыннан арындырыла, алар төпләрен йомшарту, ашлау, сугаруга мохтаҗ.
Май башында орлык суганы чәчелә, сельдерей, порей, фенхель күчереп утыртыла, кишер, чөгендер, тәмләткеч үләннәр чәчелә, ә айның икенче яртысында чират кыяр, ташкабак, цуккини, кавын, карбыз, патиссонга җитә. Түтәлләрдә чүп утау, сирәкләү, су сибү, үсемлек төпләрен йомшарту эшләре даими башкарыла. Уңган хуҗабикәләр майда рәваҗдан компотлар кайната, салат, кузгалак, спаржадан, кычытканнан төрле ашлар әзерли, тузганак яфракларыннан, редистан витаминлы салатлар ясый, яшел суганнан бөккәннәр пешерә, яшь укроптан авыз итә. Шул рәвешчә, май ае мең төрле мәшәкатьтә, әмма бик күңелле үтә.

Сәхифәне Гөлара Арсланова әзерләде.