Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Февральнең беренче яртысы, гадәттә, гыйнвар аена охшаш була: салкын көннәр, көчле җилләр һәм бураннар. Бу чорда туфрак һәм елгалардагы бозларның иң нык туңган чагы. Борынгылар февральне юкка гына иң җилле һәм бураннарга бай ай дип атамаган. Ләкин бакчачыларның февральдә иркенләп ял итәргә вакыты юк, чөнки җаваплы эш чоры башлана: бакчада да, өйдә дә.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Гыйнвар елның иң салкын ае булып исәпләнә. Бу чорда бакчачыларның мәшәкатьләре азрак булса да, юк түгел. Бакчада агач-куакларны салкыннардан саклау өчен кайсыбер серләрне белү һәм аларны төгәл үтәү мөһим. Күпләр бакча чоры апрельдә генә башлана дип уйлый. Ләкин чын бакчачылар гына белә: ул гыйнвар аенда ук башлана. Елның тәүге ае – орлыкларны сортларга аеру һәм җәйге мизгел эшләре өчен планнар төзү чоры да.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Менә тагын кышка аяк бастык. Авыл һәм шәһәрләрдә бәйрәм мәшәкатьләре, ә бакчада – барсы да язны көтеп, тынып калган.
Күпьеллык үләннәр һәм чәчәкләр кар астында йоклый, агачлар һәм куакларның ботаклары, бер-берсе белән үрелеп, бизәкләр барлыкка китерә. Салкын җилсез көннәрдә агач кәүсәләрендә, ботакларында кояш яктысында бәс ялтырый.
Декабрь аенда бакчачының эшләре күп түгел, яздан көзгә кадәр тырышып эшләгәннән соң берникадәр ял итәргә, киләсе җәйләр турында хыялланып алырга мөмкин. Ләкин шулай да тик ятарга өйрәнмәгән кешегә бу чорда да эш табылып тора.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Ноябрь – көзнең соңгы ае, аны халыкта элек “кыш башы” дип тә атаганнар. Ноябрьдә көннәр торган саен кыскара бара, еш кына салкын яңгырлар ява. Шул ук вакытта һава температурасының да сизелерлек түбәнәюе күзәтелә. Бу айда кар төшүе дә гадәти хәл.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Октябрь – көзнең уртасы, шуңа да яздан көзгә кадәр бакча мәшәкатьләрен үз иңнәрендә тартып, бераз арып китүчеләр бу чорда ничек тә эшләрне тизрәк тәмамлап, ял итү турында уйлый. Тик... октябрь беркемгә дә иркенләргә ирек бирмәс, чөнки анда башкарасы эшләр бихисап. Бу чорда эшләгән эшләр бакчаның сәламәтлеген саклый, киләсе ел уңышына нигез сала.
“Октябрьдә җирне әле яфрак, әле кар каплый” дигән сүзләр бар, шуңа эшләрне тизрәк башкарып өлгерергә кирәк.