Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Ингредиентлар:

- бәрәңге – 2,

- суган – 1,

- кишер – 1,

- дөге – 100 г,

- шулпа -1,5 л,

- он – 3 аш калагы,

- сыр – 80 г,

- 1 йомырка – 1,

- дәфнә яфрагы,

- ике борчак кара борыч,

- укроп,

- тоз, борыч – тәменчә,

- үсемлек мае – 2 аш кашыгы.

Бәрәңге, суганны шакмаклап турарга, кишерне кыргычтан чыгарырга, дөгене юарга.

Кәстрүлдәге кайнап торган шулпага дәфнә яфрагын, ике борчак кара борыч һәм бәрәңге салырга. Кайнап чыккач, 5 минут чамасы пешерергә дә дөгене өстәргә.

Аш пешә торсын, шул арада суган белән кишерне табада кыздырып алырга һәм шулпага өстәргә. Әкрен утта пешсен.

Хәзер чумар әзерлибез: вак кыргычтан үткәрелгән сырны, он, йомырка, тоз, борыч, 1әр  аш кашыгы су белән үсемлек маен бергә кушып, яхшылап бутарга да юеш куллар белән фрикаделькалар зурлыгында чумарлар әвәләргә. Ашка салырга, кайнап чыккач, 3 минут пешерергә. Шуннан укроп, тоз, борыч салабыз. Аш әзер.