Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Ингредиентлар:

- алма – 5-6,

- ак май – 100 г,

- он – 1 стакан,

- шикәр – 1 стакан,

-манный ярмасы – 1 стакан,

- ванилин – 1 г,

- сода – 1 чәй калагы,

- дарчин – 0,5 чәй калагы,

- лимон суты – 1 аш калагы.

Савытка бөтен коры продуктларны салабыз да яхшылап бутыйбыз.

Алмаларны кабыгыннан чистартабыз да эре кыргычтан үткәрәбез дә лимон суты сибеп, бутыйбыз.

Форманы ак май белән майлагач, 1 кат коры катнашманы сибәбез. Әзер катнашма 3 катка җитәргә тиеш. Ә алма 2 кат булачак.

Шулай итеп,

1 кат – коры продуктлар катнашмасы. Тигезлибез.

2 кат – алма. Тигезлибез. Гомумән һәр катны матур итеп тигезләргә кирәк булыр.

3 кат – коры продуктлар катнашмасы.

4 кат – алма.

5 кат – коры продуктлар катнашмасы.

Соңгы кат өстенә туңдыргычта катырылган ак майны кыргыч аша үткәреп салырга.

180 градуска кадәр кыздырылган мичтә 45-50 минут пешерергә.