Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

4 порциягә кирәк булачак:

- 3 эре кишер,

- лимон цедрасы – 1 ч. к.,

- манный ярмасы – 2 аш к.,

- шикәр – 100 г,

- йөзем белән – 50 г,

- караҗимеш (чернослив) -50 г,

- он – 3 аш к.,

- үсемлек мае – кыздыру өчен.

Кишерне яхшылап югач, вак кыргыч аша үткәрергә. Аны кәстрүлгә салырга, лимон цедрасын, 50 г шикәр, 100 мл су өстәргә дә кайнап чыккач, 5 минут томалап пешерергә. Шуннан манный ярмасын салып куерганчы утта тотарга. Суытырга.

Юылган йөзем белән караҗимешне иттарткычтан чыгарырга һәм калган 50 г шикәрне кушып бутарга. Эчлек әзер.

Хәзер учка суынган кишерне салып җәяргә, уртасына азрак эчлек салырга, кырыйларын тоташтырырга да озынчарак кәтлит ясарга. Онга манып алып үсемлек маенда кызарганчы кыздырырга.

Табынга каймак я йогырт белән бирергә була.