Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Ингредиентлар:

* кәбестә — 2,5 кг

* сарымсак — 3 -4 тырнак

* кишер — 5 шт

Маринад өчен:

* су — 1 литр

* шикәр комы — 1 ст

* аш серкәсе — 0,5 ст (100 мл)

* үсемлек мае — 0,5 ст (100 мл)

* тоз- 2 аш к.

Әзерләү:

1. Яшелчәләрне юарга.

2. Кәбестәне нечкә итеп саламлап турарга

3. Кишерне эре кыргыч аша үткәрергә.

4. Кәбестә белән кишерне сак кына бутарга, измәскә. Сарымсакны вакларга һәм кәбестә белән кишергә кушарга.

5. Барын да кәстрүлгә салырга.

Маринад әзерлибез:

1. Аны әзерләр өчен 1 литр су, шикәр комы, тоз, аш серкәсе һәм үсемлек мае кирәк булачак.

2. Кәстрүлдә суны кайнатырга һәм кирәкле ингредиентларны салып, бутарга.

3. Кәбестәгә кайнар маринад коярга һәм капкач белән каплап куярга.

4. Бер тәүлектән соң кәбестәне ашарга була. Әзер маринадлы кәбестәне банкаларга салырга һәм суыткычка куярга.