Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Ингредиентлар:

Болгар борычы – 2 кг

Суган – 1 кг

Помидор – 2 кг

Үсемлек мае-150 мл

Тоз-2 бал калагы

Шикәр – 4 аш кашыгы

Борчаклы кара борыч – 1 бал калагы

Хуш исле борыч – 4 борчак

Лавр яфрагы – 2

аш серкәсе – 3 аш кашыгы

 

 

Әзерләү:

Помидорны иттарткыч (я блендер) аша чыгарырга, суганны ярым боҗралап, борычны саламлап турарга. Тоз, шикәр, үсемлек мае, борчаклы ике төр борычны, лавр яфрагын кушып, яшелчәләрне 1 сәгать пешерергә. Әзер дигәндә генә аш серкәсе өстәп, сүндерергә. Стерилизацияләнгән банкаларга салып, кышкылыкка тимер капкачлар белән каплап куярга.