Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

 

Җәй ахыры да җитте. Бакчаларда кызарып-пешеп алмалар өлгерә башлады. Уңган хуҗабикәләр коелган алмаларны әрәм итми, кем турап киптерә, варенье кайната, күпләр шулай ук алма пирогы пешерә.

Мин үзем алма пирогын һәрчак бер рецепт буенча әзерлим. Аны сезгә дә тәкъдим итәм. 

 

Ингредиентлар

Ак май яисә маргарин – 150 гр

сөт-50 гр

йомырка – 2

ванильле шикәр – 1 кап

шикәр – 70 гр

разрыхлитель – 4 ч. калагы

он – 400 гр

 

Әзерләү

Йомшартылган маргарин я ак майны шикәр һәм ванильле шикәр белән агарганчы туглыйбыз. Бу массага сөт, йомыркаларны кушабыз. Арытаба иләнгән онга разрыхлитель кушып, әкренләп камыр басабыз.

Камыр әзер булгач, туралган алманы (бик вак турамаска) камыр өстенә тезеп, пирог итеп бөрәбез. 180 градус кызулыктагы газ мичендә 40-50 минут пешерәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!