Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Ингредиентлар:

Сөт – 500-600 мл

Коры чүпрә – 1 бал калагы

Шикәр – 1 аш кашыгы

Тоз – 1 бал калагы

Йомырка – 1

Он

Әзерләү

Барлык ингредиентларны кушып, куелыгы каймакныкы кебек итеп туглыйбыз.

Җылы урынга өстенә тастымал каплап кабарганчы алып куябыз. (1 сәгатьләп вакыт үтәргә мөмкин)

Пешерер алдыннан тәбикмәк (әйткәндәй, безнең якта аны "белен" диләр)  камырына табага ябышмасын өчен 1 аш кашыгы үсемлек мае салабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!