Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Ингредиентлар:

Кыяр 3 кг

Помидор – 2,5 кг

1 стакан шикәр

1 стакан аш серкәсе (9%)

1 стакан үсемлек мае

3 аш кашыгы тоз

150 гр сарымсак

 

Помидорлардан блендер (я иттарткыч аша чыгарабыз) ярдәмендә пюре ясыйбыз. Томат пюресына шикәр, тоз, май, аш серкәсе, туралган сарымсакны кушып, кайнап чыкканнан соң, 15 минут кайнатабыз. Арытаба түгәрәкләп туралган кыярны (калынлыгы 0,5-0,7 см) шушы кайнатмага салабыз, кайнап чыкканнан соң, 5 минут кайнатабыз.

Уттан алгач шунук стерилизацияләнгән банкаларга салып тимер капкачлар белән ябабыз.
Шәхсән үзем аш серкәсен, үсемлек маен, сарымсакны (3 баш) азрак салдым. Тәменчәрәк. Кыярны салгач та 5 түгел, 10 минут кайнаттым. Чөнки кыярларым бик зур һәм эре тешле түгел иде.

Шушы күләм ингредиентлардан 8 700 граммлы банка салат чыкты.