Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Бөекбритания сәяхәтчесе Сэди Уайтлокс Альп тауларының иң биек ноктасы – Монбланга - менү маҗараларын үзенең колонкасында сөйләгән. Монбланга (4810 м) ул көч-хәл белән менеп җитә. Менү алдыннан ул альпинистлар мәктәбендә бер атна барлык нечкәлекләрне өйрәнә. Менү вакытында төркемдәге бер менүченең хәле начараеп, аны вертолётта эвакуациялиләр.

3 мең метрдан югарырак биеклектә (Хижина Гуте дип тә йөртәләр), Уайтлокс 3 литрлы жеробоам (шәраблар өчен күп сыешлы махсус савыт) шешәсеннән шампан шәрабы эчеп торучы Русия туристларын күргән. Шешә бәясе, турист ханым сүзләре буенча, 2 мең доллардан арткан.

Русиялеләр күңел ачмаган җир юктыр ул. Әнә бит, меңнәрчә метр биеклектә булуларыннан да курыкмыйча, кәеф-сафа коруны хуп күргәннәр...