Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров чиновникларны халык белән эш алып барганда кешелеклерәк булырга чакырды.

“Чиновниклар  масаючанлыгын, дорфалыгын  катгый рәвештә бетерәчәкмен, - дип ассызыклады республика җитәкчесе. – Халык белән кешелекле булырга кирәк. Аеруча бу игътибарга мохтаҗ кешеләргә:   күп балалары, авыру балалар тәрбияләгән гаиләләргә кагыла.

Радий Фәрит улы түрәләр эшен аларның эше нәтиҗәлелеге һәм кешеләргә карата мөнәсәбәте аша бәяләячәген белдерде.

“Шуңа да сездән мохтаҗларга карата аеруча кайгыртучан, кешелекле һәм кечелекле булуыгызны үтенәм, - диде республика башлыгы вазифасын башкаручы залда утыручыларга. – Дөрес булмаган гамәлләрегез хакында берничә сәгать эчендә билгеле булачак.  Без инде, әлбәттә, ялгыш гамәлләр булмасын өчен чаралар күрәчәкбез”.