Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Күп функцияле үзәкләрне оештыру нияте изге иде. Бөтен эшне бер урында  бетереп кайту уңайлы бит. Әмма  аларның эшчәнлеге тиешенчә оештырылмаган булып чыкты. Халыкның  хезмәтләндерү  тәрәзәсенә чиратны караңгы төндә алырга, я таң белән килеп, 6шар сәгать үз чиратын көтәргә мәҗбүр булуы ачыкланды.

Бу атнада республика хөкүмәтендә  Радий Хәбиров  күп функцияле үзәкләрдәге чират мәсьәләсен күтәрде.  тәнкыйть утына тоттылар. Төбәк җитәкчесе   шушы үзәкләргә карата шикаятьләрнең күп килүен әйтте һәм  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күп функцияле үзәк директорыннан бу хәлгә ачыклык кертүне таләп итте.

Владимир Абдрахимов мәсьәләгә ачыклык кертәсе урынга үзәкләр саны, эшчәнлеге хакында сөйли башлаган гына иде, Радий Фәрит улы: “Доклад ясый белмисез!” – дип, аның сүзен бүлде һәм алдагы киңәшмәгә җентекләп әзерләнергә кушты.

Боз кузгалды дип уйлыйк. Киләчәктә әлеге үзәкләрдә чиратлар

күпкә кыскарыр һәм документ лар белән бәйле  эшләр тиз арада башкарылыр, мөгаен.