Кичә, 10 октябрьдә, Уфаның нефть заводларының берсендә гадәттән тыш хәл теркәлә. Цистерна эчендә тазарту эшләре алып барганда бер эшче һәлак була, аның 25-56 яшьләрдәге өч коллегасы химик агулану билгеләре белән хастаханәгә озатылган.

Хәл болай була. Чит оешма эшчесе тазарту эшләре алып барганда һушын югалта. 2 хезмәттәше аңа ярдәмгә ташлана. Бер-бер артлы алар цистернага төшә һәм шулай ук, һушларын югалта. Дүртенче эшче, хәвефләнеп, тышта кала һәм ярдәм чакыра. Бер хезмәткәрне коткарып өлгереп булмый, калган өчесе хастаханәгә озатыла. Тикшерү органнары тикшерү алды эшләре үткәрә. Аның нәтиҗәсендә процессуаль карар кабул ителәчәк. Әлеге вакытта һәлак булганның үлем сәбәбен ачыклау максатында суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

“Башинформ”.