Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Республика Хөкүмәте, район хакимиятләре, авыл биләмәләре дәрәҗәсендә ел саен ныклы игътибарга, контрольгә алынучы хәлләрнең берсе – язгы ташу. Эрегән кар сулары, ярларыннан чыгып, җәелә башлаган елгалар үз стихиясенә чумды – республикада язгы ташу башланды.

Быел ташу ничек үтәр? Зур зыян салмасмы? Белгечләр фаразы нинди? Әзерлек чараларының кайсысын көчәйтергә? – февраль урталарыннан ук хөкүмәттә шушы мәсьәләләр белән шөгыльләнүче ташкынга каршы комиссия оештырылды. Әзерлек чаралары күрелде. Ташуга каршы чаралар планы эшләнеп, расланды. Җаваплы кешеләр билгеләнде. Әйткәндәй, республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Виталий Тюр февральдә үк: “Быел кышын кар аз булгач, ташкын да көчле булмый дигән сүз түгел. Кинәт җылытса, яңгырлар явып үтсә, ташу ярыйсы ук көчле дә булырга мөмкин”, – дигән иде.


Ныклап әзерләнделәр
Ә бит күпләр шулай уйлады да. Күреп тордык – быел кар аз яуды. Башкортстанның гидрометеорология һәм тирә-як мохитне күзәтү идарәсе биргән мәгълүматлар буенча, кардагы су запасы республиканың төрле районнарында 30% алып 60% кадәр тәшкил итте. Белгечләр мондый гына кар күләме көчле ташуга сәбәп була алмый дигән фикерне җиткерделәр. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе начальнигы Марат Латыйпов язны фаразлаулар ел саен төрлечә була диде: кайдадыр кар күп, боз аз яки, киресенчә.
“Без һәрвакыт үзебезне начар сценарийга әзерлибез – кар да күп, боз да калын, кинәт җылыта башларга, йортлар су астында калырга мөмкин дигән хәлне күз уңында тотабыз. Барлык көчебезне, әзерлек чараларын нәкъ шундый хәлләр килеп чыкса дип исәплибез”, – диде ул. Шушы күзлектән чыгып, быел да март башларында ук һәр районда югарыда әйтеп үтелгән көчләр, чараларны карап, тикшереп чыктылар. Су басу ихтималы булган урыннар да билгеләнде, кирәк булса дип, бозны шартлатучы командалар белән килешүләр төзелде.
Быел республикада боз тыгылу ихтималы булган 8 участок билгеләнгән иде. Аларны җайга салу өчен 12 тонна шартлаткыч матдә әзерләнде, 41 белгеч һәм 15 берәмлек техника бар.
Ел саен язгы ташу вакытында су астында калу ихтималы булган урыннар билгеләнә. Шуларның берсе – Белорет районының Габдүк авылы. Инзәр елгасының ташуы авыл халкы өчен куркыныч тудыра. Быел да, башка еллардагы кебек, биредә гидропост урнаштырылды. Башка кисәтү системалары белән бергә, гидропост та язгы ташу вакытында кешеләрне куркыныч барлыгы турында үз вакытында кисәтә. Барлыгы республика буенча 8 елгада шундый 14 автоматлаштырылган гидропост урнаштырылды. Алар ташу вакытында елгаларга якын урнашкан торак пунктларының иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 


Зыян күрүчеләр юк
Башкортстанда ташу башланып кына тора әле. 30лап торак пунктын су баскан. Алдагы көннәрдә 20 меңләп өйне су басарга мөмкин диләр. Әйткәндәй, Идел буенда ташу аркасында федераль трассаны яптылар.
10 апрельгә республиканың 31 муниципалитетында йортларны, йорт яны участокларын, урамнарны су басу турында 310 мөрәҗәгать теркәлгән. Уфага якын урнашкан авылларны да су урап узмый – 10 апрельгә 78 су басу очрагы теркәлгән. Шуларның 58ендә хәлләрне җайга салганнар.
Агыйдел елгасы да уянды – Салават шәһәре һәм Табынское авылы яныннан боз кузгалу күзәтелә.
Стәрлетамак районында Стәрле һәм Ашкадар елгалары, Бишбүләк районында – Дим, Кырмыскалыда – Өршәк, Ишембайда – Тайрук, Мишкәдә – Кыңгыр һәм Бөре, Зианчурада Касмарка елгалары кузгалды.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, Охлебинино һәм Уфа районнарында Агыйдел 47 см.га күтәрелгән. Чәрмәсән дә калышмый – Чакмагыш районының Яңа Йомран авылы янында су күләме тәүлек эчендә 108 см.га арткан.
Уфа янындагы Булгаково авылы да эрегән кар суларыннан котылып кала алмаган – биредә 4 йорт яны участогын су баскан. Зыян күрүчеләр юк. Бәхеткә, су баскан участокта социаль әһәмияткә ия булган, куркыныч объектлар юк. Азык-төлек, медикаментлар, эчә торган су запасы җитәрлек. Тормыш алып бару өчен кирәкле системалар эштән чыкмаган. Кешеләрне эвакуацияләргә кирәк булса дип, урындагы лицей бинасында вакытлыча яшәү урыны булдырылган.
7 апрель көнне бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә Стәрлетамак районы Марьевка авылының Речная урамында 9 йорт яны территориясен су басу турында хәбәр ителгән. Бәхеткә, биредә дә зыян күрүчеләр булмады. Биредә ташкын суын “озату” өчен трактор белән берлектә мотопомпа эшли.
Быел ташкынга каршы чараларга дип 6 млн. 632 мең сум акча бүленде.

 

Куркып калмагыз!
Бу тикшерү генә

16 апрельдә язгы ташуга һәм янгыннар чыгу куркынычы булган чорга әзерлек максатында Башкортстан Республикасында яшәүче халыкка хәбәр итүнең үзәкләштерелгән төбәк системасын комплекслы тикшерү үткәрү планлаштырылган.
Бу көнне электр сиреналары кабызыла, теле һәм радиоканалларда “Барыгызга да игътибар!” кисәтү сигналы белән түбәндәге эчтәлекле хәбәр яңгыраячак: “Барыгызга да игътибар! Башкортстан Республикасы халкы һәм хөрмәтле кунаклар! Хәбәр итү системасын техник тикшерү үткәрелә! Тәртип һәм тынычлык саклавыгызны үтенәбез!”

Гәзиткә кул куйганда Уфада Ботаника бакчасы-институтны су басуы билгеле булды. Биредә эшләүче хезмәткәрләр әйтүенчә, Ботаника бакчасы тарихында мондый хәл әлегә кадәр булмаган. “Беренче тапкыр теплицаны һәм оранжереяне су басты. Үсемлекләр йөзеп йөри! Мөмкин булганча коткарабыз. Суны ярты сәгать саен җыеп торабыз. Үсентеләр утыртылган тартмаларны, чүлмәкләрне өскәрәк күтәрәбез”, – диде Ботаника бакчасы хезмәткәре Надежда Рязанова.
11 апрельгә Башкортстанда су басуның 400 очрагы теркәлгән. Су күләмен үлчәүче постлардан һәм тәүлек әйләнәсенә эшләүче гидропостлардан алынган хәбәрләр буенча, Агыйдел елгасында су күләме тәүлек эчендә 102 см.га арткан иде. 12 апрельдә боз китте.
Самарское торак пункты районында Таналык елгасында су – 125 см.га, Яңа Йомран авылы янында Чәрмәсән бер тәүлеккә 132 см.га, Туймазы районында Өсән елгасы 144 см.га күтәрелгән.
Уфа янындагы Карпово авылының бер урамында яшәүчеләр дә су әсирлегендә калган. 11 апрель төнендә су йортларга якын ук килеп җиткән: 14 кеше, су “капканында” калган. Балаларга әлеге вакытта мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөрү мөмкинлеге юк, зурлар да эш урыннарын калдырып торырга мәҗбүр.
10 апрельдә Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов карары белән Башкортстанда язгы ташу вакытында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен “Зур әзерлек” режимы кертелде. Аның үтәлешен БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев контрольдә тотачак.

Башкортстан яңалыклары


Кичә Уфада “Килмешәк” спектакле татарча тифлокомментарийлар белән күрсәтелде. Бу хакта беренче татар тифлокомментаторы, Татарстанның сукыр...
18-02-2019 13:42
Бу инцидент Уфаның Нижегородка бистәсендә булган. Чакыру буенча килеп җиткән пожарниклар, төтен-ялкын күренмәгәч, хәбәр итүче ханымнан “Нә...
18-02-2019 10:38
Башкортстан республикасының Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты былтыр ничә гаиләнең таркалуы һәм аларның ничә ел үткәч аерылышулары хак...
18-02-2019 06:45
Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Башкортстан республикасы дәүләт премиясе лауреаты Заһир Валитов арабыз...
18-02-2019 06:34
Паралимпия чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры, Гиннесс рекордлары китабы рекордчысы, Башкортстанның “Милләт яшьлеге” төбәк иҗтима...
16-02-2019 13:01
“Эштә лидер – спортта лидер” номинациясе җиңүчеләре арасында “Башкирэнерго”ның  Сибай электр челтәрләренең җитештерү берләшмәсе (директоры...
16-02-2019 11:08
2018 елның спорт буенча  нәтиҗәләрен барлаганда шәһәрнең спорт һәм физик культура буенча комитеты рәисе Ф. Әминев Сибайда сәламәт яшәү рәв...
16-02-2019 10:34
Башкортстанда кеше хокуклары буенча вәкил Рим Каюмов Сибайга эш сәфәре белән барды. Омбудсмен җирле хастаханәдә кизү табиб һәм сәламәтлек ...
16-02-2019 06:12
Нефтекамада яшәүче бер ир,  интим-хезмәтләргә заказ ясарга уйлап, махсус сайтка керә. Үзенә ошаган фахишәне сайлагач, арытаба аның белән э...
15-02-2019 15:49
Бүген Бүздәк районында Бүздәк берләштерелгән почтамтының 2018 ел эшчәнлеге буенча йомгаклау утырышы үтте.  Гомум күрсәткечләр буенча Бүздә...
15-02-2019 14:38
Уттан калмый, бурдан кала, диләр. Дөрес сүзләр. Уфадагы “Корея-авто” автоүзәгендә чыккан янгын салган зыян да зур – 15 млн. сум тирәсе, ди...
15-02-2019 06:38
“...миңа 54 һәм төрле зур вазифаларда эшләдем. Әмма Сочидагы инвестиция форумында беренчегәмен, – дип язды Башкортстан башлыгы вазифасын б...
15-02-2019 05:43

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


Хельсинкилылар "Мулла" фильмын югары бәяләгән. Кинокартинаны тамашачыга продюсер, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим...
18-02-2019 12:30
Кичә Марат Бәшәровның хатыны интернет челтәрендә ире белән аерылышуын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ул озак вакытлар гаиләне сакла...
18-02-2019 12:28
Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген финанслауның башка ысулларын эзләргә кирәклеген әйтте. Бу хакта "Татар-инфор...
18-02-2019 12:23
  21 яшьлек Станислав Мавренков подъездга култык таяклы кешенең кереп китүен һәм бераздан соң аны аннан чыгарып җибәрүләрен күреп алган. ...
16-02-2019 16:50
Ульяновскидагы хәрби училище курсантлары эхинококкозны насвай (чәйни торган тәмәке, составында терлекләр тизәге дә бар) кулланып эләктергә...
15-02-2019 08:09
Экспертлар быел дуңгыз итенең бәясе төшә, ди. Ул якынча биш процентка арзанракка сатыла башларга тиеш, имеш. Милли ит ассоциациясе (андые да...
15-02-2019 07:51
Җәвит Шакировның улы Искәндәр үзенә карата язылган "Син талантсыз!", "Элвин Грейның копиясе булырга тырышучы", "Әти-әнисе аркасында кыланы...
15-02-2019 07:49
Русиядә бензинның чиксез күп булып китүе бар бит әле. «Ведомoсти»га сылтанып әйткәндә, Русия нефть эшкәртү заводларының бензин чыгару мөмкин...
15-02-2019 07:44
Русиянең иң ярлы төбәге дип Тыва республикасы танылган. Хәерчелек чигендә яшәүчеләр саны биредә 41,5 процентка җиткән. Бу хакта РФ Хөкүмәт...
15-02-2019 07:19
Бүген халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакировка 84 яшь тулган булыр иде. Легенд...
15-02-2019 07:04
Эстрадабызның популяр җырчысы Гүзәл Уразова рус телендә җырлый башлаган. Аның «Любили» дип аталучы беренче премьерасы Гашыйклар көнендә дө...
15-02-2019 04:39
Татарстанда үткән  Дәүләт Советыннан соң барлык матбугат чаралары Владимир Путин Татарстан президенты Миңнехановка замечание ясады дип шау...
14-02-2019 08:58

Дөнья


АКШның Флорида штатында алтынчы сыйныф укучысы ил әләме алдында ант итүдән баш тарткан. Америка флагын һәм гимнын кара тәнлеләргә карата р...
18-02-2019 12:21
Инглиз табибы Гарольд Шипман, 15 пациентын үтерүдә гаепләнеп, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән.    Тикшерү барышында аның 30 ел медиц...
18-02-2019 09:23
“Pantonе” Халыкара тикшеренүләр институты фаразларына ярашлы, 2020 елның төп төсе зәңгәр булачак. Институтның вице-президенты Лори Прессма...
18-02-2019 08:48
   Тайваньның Чжунли шәһәрендә студентлар, такта янында дәрес материалын аңлатып торучы кыска кара күлмәк кигән 28 яшьлек укытучы кызны фо...
18-02-2019 08:23
    Кытайда бер мультимиллионер Көнчыгыш календере буенча Дуңгыз елын бәйрәм итәргә кайткач, авылдашларына миллионнарча юаньлек бүләкләр та...
18-02-2019 08:10
“Үзбәкконцерт” җитәкчесе Әдил Әбдүкаххоров ил артистларын Үзбәкстан президенты Шәвкать Мирзиёев адресына башкача дан җырламаска чакырган. ...
16-02-2019 16:35
Украинаның бүгенге президенты Петр Порошенконың халык тарафыннан якланган рейтингы 5 — 6 % тәшкил итә, шуңа да булачак сайлауларда аның га...
16-02-2019 16:32
Төньяк Кореянең ярты халкы (40%)  ачлыктан интегә. Бу турыда БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы белдерә. Мәгълүматларына ярашлы, ...
16-02-2019 16:30
Халык арасында “Татарның акылы” дигән зур бәягә лаек булган язучы, олуг шәхес, сәясәтче, драматург Туфан ага Миңнуллин әсәре буенча төшерелг...
15-02-2019 08:03
Кайсыбер сабыйлар бишектән үк матурлык бәйгеләрендә катнаша башлый дисәк тә хата булмас. Ирен Вуд – шуларның берсе. Кыз 6 яшенә кадәр 300 ...
15-02-2019 06:53
78 яшьлек Кен Майерс 1979 елда ук сөекле тормыш иптәшенә Гашыйклар көне уңаеннан открытка бүләк итә. Киләсе елда ул шул ук открыткага яңа ...
15-02-2019 06:03
Сэмюел Литтл 90 хатын-кызны теге дөньяга озаткан. Алар арасында берәдәкләр, фахишәләр, наркоманиядән интегүчеләр булган. Күп җинаять эшләр...
15-02-2019 05:34