Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Октябрьдә Британиянең Кембриджшир графлыгының Сент-Айвс шәһәрендә дулкынландыргыч вакыйга була. Җирле графлык эшчесе Роб Адамс янә үзенең дусты – Сидни кушаматлы аккош – белән очраша. Берничә ай элек ул аны коткара.

Роб журналистларга аккош баласын ярым үле килеш тапканын сөйли. Ана аккош баласын ташлый, җитмәсә, Сидни яраланган була. Адамс нәни кошчыкны жәлли һәм өенә алып кайта.

Берничә ай дәвамында ул аккош баласын карый,  дәвалый,  аңа махсус азык ашата. Шул вакыт эчендә алар дуслаша. Әмма аккош баласы  үсә төшеп үзен туендырырлык дәрәҗәгә җиткәч, Роб аны  кыргый мохиткә кайтсын һәм башка кошлар белән тулы тормыш алып барсын өчен,  җәнлекләрне рәхимсез мөгамәләдән яклаучы җәмгыятькә илтә.

Роб сүзләре буенча, ул нәни аккош белән аерылышуны бик авыр кичерә. Әмма 3 ай үтүгә җәмгыять хезмәткәрләре, аккошны килеп алуны үтенеп, Робка шалтырата. Баксаң, коткаручысы янәшәдә булмагач, Сидни шулай ук кайгыра, үзенең гаиләлегендәге кошлар көтүе белән дуслаша алмый. Нәтиҗәдә, дуслар янә бергә.