Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Иранда яшәүче өлкән яшьтәге ханымның бүлмәсенә һәр төнне өрәк килеп йөри башлаган. Ханым кызы һәм кияве белән яши икән.

Бермәл әби куркуын басарга карар итә. Төн уртасы җитүен һәм өрәкнең чыгуын көтеп ала да, кулына уклау алып, аның артыннан куа башлый. Өрәк алдын-артын карамый йөгерә.

Әмма әби, өлкән яшьтә булса да, елгыррак булып чыга. Өрәкне  идәнгә егып салып, башына уклау белән кундыра һәм өрәкнең битенә теш пастасы буяган, җәймәгә төренгән... кияве икәнлеген күрә. Кияве әбисен шулай куркытып, аның өйләреннән китүен теләгән икән.

Гаиләдәге аннан соңгы низагны сөйләп торырга кирәкми. Әмма бу хәлнең азагы күңелле беткән: кияү әбидән гафу үтенгән. Кызы иреннән аерылмаска сүз биргән. Ә әби нишләгән дисез? Әби кызы белән киявенең тормышына кысылмаска, үз йортында яшәргә ниятләп, кайтып киткән.