Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

 

Сүриядә һәлак булган хәрбинең әнисеннән улының кредитын түләткәннәр.

Хәл болай була. Братск шәһәрендә яшәүче Елена Тарасюкның банк карточкасына, 2017 елның 16 сентябрендә улы Владимир Тарасюк Сүриядә Идлиб провинциясендә һәлак булгач, бер миллион сум компенсация күчерәләр. Суд приставлары Владимирның кредит оешмасына булган бурычын әнисенең шушы компенсациясеннән тотып калганнар.

Елена ханым судка мөрәҗәгать итә. Закон буенча суд приставлары хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган туганнары өчен түләнгән компенсация акчасына арест сала алмый. Әмма, шуңа карамастан, хөкемдарлар суд приставлары ягына баса.Чөнки Елена ханым улы кредит алганда “солидарный ответчик” булып рәсмиләштерелгән. Ә бу кредит бирүчегә бурычны аңардан кайтарту мөмкинлеген бирә.

2018 елның апрель аенда Братск шәһәре мэры Владимир Тарасюкның әти-әнисенә “Батырлык” ордены тапшырган булган.

                               Эльвира Әсәдуллина әзерләде.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Татарстан республикасының Югары Ослан районында контроль-үткәрү пунктында ЮХХДИ хезмәткәрләре бер машинаны тикшерү барышында 16 килограмм наркотик матдәләр табалар.

Казанга баручы әлеге машина хуҗасы документлар тикшергәндә үзен сәер тота, полиция хезмәткәрләре аның машинасын тулысынча тикшерергә булалар һәм наркотик матдәле пакет табып алалар.

42 яшьлек мәскәүленең машинасында наркотикларның биш төре булганлыгы ачыклана. Сорау алу барышында әлеге ир-атның  аларны Казан, Самара, Уфа һәм Пермьгә алып барырга җыенган булуы ачыклана. 

Шәһри Казан.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Казанның түләүсез игьланнар сайтларында 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты волонтеры формасын сату буенча игъланнар күренә башлаган. Бу турыда Интернет кулланучылар да хәбәр итә.

Игълан текстларында экипировка җитештерүчесе дип “Адидас” фирмасы күрсәтелә. Сатучылар футболка, толстовка, ветровка, трасформер-чалбар, бейсболка, кроссовки, рюкзак һәм аяк киеме букчасыннан торган тулы кием комплекты тәкъдим итә. Комплект бәясе 4000 алып 20500 сумга кадәр тибрәлә. Кайберләре дөнья чемпионаты-2018 символикасы чагылган блокнот һәм значок кебек әйберләргә дә игьтибар бирә. Сатып алучыларны алдан эзлиләр.

Кулланучылар фронты икегә аерыла: кемдер сатучыларны гаепли, ә кемдер аларны акларга тырыша.

“Бу законлымы? Ялгышмасам, аларны бит бушлай бирәләр”

“Бушлай эшләгән волонтерларга да кесәнең чылтыравы я кыштырдавы кирәк!”

“Барып чыктык. Оят…”

“Бушлай бирсәләр дә аласым юк”, — дигән комментарийлар шактый.

Миңа калса, бу хәл волонтерларның һәм дәүләтнең намус эше. Волонтерга “халявага” эләккән әйберне сатарга тырышуы оятлы эш булса, дәүләт өчен волонтерның бәйрәм атмосферасына чумуыннан тыш, волонтерлыктан үз мәнфәгатьләрен кайгыртуы, “майлы калҗа” эләктерергә тырышуы оят. Һәрхәлдә, волонтерларның бу адымы өчен җәза каралмаган.

Идел.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Казан федераль университетка керүче абитуриентлар арасында мәктәпне экстерн белән тәмамлаучы 13 яшьлек вундеркинд та булырга мөмкин. Бу хакта КФУның кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркәтибе Олег Бодров хәбәр итә.

Вундеркиндның кабул итү комиссиясенә әти-әниләре белән килүе билгеле.

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Гаилә кыйммәтләре – рухи тәрбиянең табигый бер өлеше. Бу – бар диннәрдә дә чагылыш алган, Россиянең күп гасырлык тарихы моны ачык дәлилли. Россиянең бар конфессияләре дә: ишле гаилә – җәмгыять тормышының камил формасы, Россия дәүләтчелеге үсешенең, аның демографик потенциалының, рухи-әхлакый нигезләренең алшарты дип исәпли.

Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнен дәүләт күләмендә бәйрәм көне итеп билгеләп үтү идеясе 2008 елның 26 мартында Федерация Советының социаль сәясәт буенча Комитеты утырышында бертавыштан хупланды.

Бәйрәм көнен сайлап алу өчен тарихка мөрәҗәгать ителде, Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне итеп православиедә изгеләр исемлегенә кертелгән ирле-хатынлы Петр һәм Феврония көне сайлап алынды. Риваять буенча алар 16 гасырда Муром шәһәрендә яшәгәннәр, саф сөю, гаиләгә тугрылык өлгесе күрсәткәннәр. Россиянең динара советы 8 июльне, кенәз Петр һәм Феврония көнен Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне дип игълан итүне хуплады. Советның мөрәҗәгатендә шулай диелә:

“Без гаиләгә ярдәм итү сәясәтен уңышлы тормышка ашыру өчен социаль-икътисади чаралар үткәрү зарур, ләкин бу чаралар гына җитәрлек түгел дип исәплибез. Кеше кебек югары гакылга ия рухи затка аның тормышында гаиләнең ролен һәм мәгънәсен билгеләүче анык ориентирлар кирәк.

Моның өчен ватандашларыбызның уңышлы гаилә өлгеләре яхшы үрнәк булып хезмәт итә алыр иде. Элекке заманнардагы һәм хәзерге үрнәк гаиләләр. Аларның тормышында бер-береңне сөю, тугрылык, тәкъвалык, миһербанлык, ватандашларың турында кайгырту кебек сыйфатлар чагылыш алган, ә Россиянең традицион диннәре бу сыйфатларны һәрвакыт гаилә идеаллары белән бәйли.

 

Без 8 июль көнен Россиянең ел саен билгеләп үтелә торган гаилә Көненә лаек дип исәплибез. Илебезнең традицион диннәренең һәркайсысы да үз конфессиясе вәкилләре арасында үрнәк итеп куярга лаек гаиләләр күрсәтә ала дигән ышанудабыз”.

Күпмилләтле һәм күпконфессияле Россиядә Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнен бәйрәм итү зур оешканлык белән үтә. Һәм бу вакытта ул җирле йола һәм традицияләр белән тулыланып мәдәни яктан баетыла. Мәсәлән, Казанда ул мини-сабантуй итеп үткәрелә, бәйрәм программасына ике йөрәкнең керсез сөюен гәүдәләндерүче “Петр һәм Феврония турында риваять” музыкаль-театраль постановкасы кертелгән.

Шунда ук “Казан” гаилә үзәгендә Казанның иң яхшы гаиләләрен бүләкләү тантанасы да булырга тиеш. Аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла.

Казанлылылар һәм Татарстан Республикасы башкаласы кунаклары, җирле традиция буенча, төрле бәйгеләр, традицион уеннарда катнаша, аларда төрле призлар ала, концерт карап ләззәтләнә алалар.

Без, Гарәп әмирлекләрендәге россияле гаиләләр, туган илебезнең бар кайгы-куанычлары күңелдән үткәреп яшибез. Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне мәскәүлеләргә, питерлыларга, казанлыларга, үзенең олуг Гаилә бәхетенә ия булуына шатланучы һәм бүгенге көнне якыннары белән Гаилә көнен билгеләп үтүче башка бик күп кешеләргә якын булган кебек үк – безгә дә бик якын һәм кадерле.

Аллаһның рәсүле әйткән: “Кем гаиләсенә иң яхшы мөнәсәбәттә – сезнең арагыздан иң яхшысы шулдыр” (әт-Тирмизи). Минем бүгенге көндә гаиләмдә 11 балам һәм 10 оныгым бар. Аларның һәрберсе дә минем күңелемдә аерым бер урын алып тора. Мин аларның һәрберсенә дә булдыра алганымча сөю бүләк итәргә тырышам, кайгыртучанлык күрсәтәм. Алар да миңа сөю белән җавап кайтаралар, миңа бәхет бүләк итәләр. Мондый хәл фәкать гаиләнең изге пулатларында гына була ала.

 

 

 

Мөэминнәрнең анасы Гайшә, Аллаһ аңардан разый булса иде, әйткән: “Бер бәдәви Пәйгамбәргә ﷺшундый сорау белән мөрәҗәгать иткән: “Сез үз балаларыгызы үбәсезме? Без үпмибез”. Пәйгамбәр ﷺ әйткән: “Аллаһ синең күңелеңне мәрхәмәтлелектән мәхрүм иткәч, мин нишлим” (әл-Бохари).

Минем бар балаларым һәм оныкларым да үсәләр, хәләл җефетем белән без бер-беребезне иркәләп-назлап кына яшибез, гаилә тормышының һәр минутының кадерен белергә тырышабыз, сөю-иркәләү бездә барысына да тигез бүленә. Күп танышларым миңа ишле гаилә – күп мәшәкатьләр, күп проблемалар, авыр йөк диләр, шуның белән безнең җәмгыятьтә кабул ителгән уртача социаль нормадан читкә тайпылуыбызга ишәра ясарга тырышалар. Ләкин мин үзем президентыбыз Владимир Владимирович Путин белән тулысынча килешәм, ә ул: “Бездә ишле гаиләләр норма булырга һәм җәмгыятьтә яклау табарга тиеш. Ә без моның өчен барысын да эшләргә тиешбез”, - ди.

Бүген – Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнендә, хәләл җефетем Мәрьямнең һәм минем, 11 балабыз, 10 оныгыбыз белән бергә, төрле уеннар, җырлар (аларны минем оныклар бик ярата), күңелле биюләр белән Фарсы култыгы ярында мини-сабантуй үткәрергә сәбәбебез бар, без аны үткәрәбез дә.

ГАИЛӘ һәм гаилә кыйммәтләре көне белән сезне, хөрмәтле ватандашлар!

Исмәгыйль Шәңгәрәев.

Автор турында белешмә:

Исмәгыйль Шәңгәрәев – мәдәният белгече, язучы-публицист, җәмәгать эшлеклесе, “Евразия халыклары Ассамлеясе” каршындагы мәдәни-тарихи пространствоны кино-видеолаштыру Советының рәистәше, Евразия Телевидение һәм Радио Академиясе (ЕАТР) Президиумы әгъзасы.