Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Дөньяда иң сәер юл - Голиань тоннеле - Кытайның Хэнань провинциясенең биек тауларында урнашкан. Тау тоннелен урындагы халык бернинди техникасыз-нисез кул белән эшләгән. Аны транспорт өчен мәгарә дип тә йөртәләр.

Җир йөзендәге иң куркыныч һәм гадәти булмаган юл Голиань авылы халкы тарафыннан 1970 еллар ахырында төзелә. Моңа кадәр андагы халык башка авыллар һәм шәһәрләргә барып йөри алмаган.
Халык озак вакыт властьлардан юл төзүне сорап мөрәҗәгать итә, ләкин бар да бушка булгач, халык үзе эшкә тотына.
Иң гади кораллар ярдәмендә алар кыя аша тоннель ясыйлар һәм 5 елдан үз авылларын якында үткән трасса белән тоташтыралар.
Махсус техникасыз эшләгәнгә күрә, Голиань тоннеле уртача зурлыкта килеп чыга – озынлыгы 1,2 км, биеклеге – 5 м, киңлеге 4 м тәшкил итә. Тоннельнең 30 тәрәзәсе дә бар, алар табигый яктырту ролен уйный.

Тау тоннеле кыяда булуы белән генә түгел, җәяүле һәм машиналар юлы берләштерелгән булуы белән дә куркынычлардан санала. Нәкъ шуның аркасында монда аварияләр һәм юл фаҗигаләре еш була. 

Ни дисәң дә, кытайларга сокланырга гына кала. Уңганнар бит, уңганнар...