Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Бәйрәм көнне Республика көне уңаеннан Уфада «Минем республикам” милли квесты  үтәчәк. Программа Кунаксарай мәйданында көндезге 12дә башлана. Катнашучылар шәһәр картасы белән биремнәр алачак, һәр башкарылган бирем өчен аларга баллар куелачак. Җиңүче команда приз алачак.

Бу чара Башкортстанның тарихы һәм мәдәниятенә багышланган һәм “Асылташ” бренды кысаларында оештырыла. Аның максаты – башкорт халкының тарихи-мәдәни мирасын үстерү, башкорт телен популярлаштыру, яшьләрне берләштерү.

Квестта катнашырга теләүчеләргә алдан теркәлергә кирәк.