Футбол буенча дөнья чемпионатында трибуналарда башларына кокошник кигән, тәмләп ашап утырган өч җанатарны Интернетта һәм телевидениедә күрмәгән кеше калмагандыр. Ике ир һәм бер хатын-кыз, футболчыларны кысрыклап, Интернет геройларына әверелделәр.

Бөтен ил халкы үзенә урын тапмыйча “Русия-Испания” матчын караганда, бу өчәү тыныч һәм тәү карашка ваемсыз гына шаурма ашавын дәвам итте.

Танылу алган җанатарлар дизайнер Инна Каленская, аның ире “ИМА-Пресс” холдингы вице-президенты Дмитрий Гнатюк, һәм аларның туганы Юрий Гнатюк булып чыккан. Алар футбол буенча дөнья чемпионатында безнең җыелма команда уңышларын күзәтеп баралар.

Геройларның берсе танылу алуның төп уңышы - кокошник киюдә дип исәпли.